Саба таңнары

Саба аграр көллиятендә 380 студент белем алачак [+фоторепортаж]

Саба аграр көллияте быелгы уку елын 380 укучысы белән башлады. Авыл хуҗалыгына югары квалификацияле кадрлар әзерләүче белем йортына быел 1 курска 125 укучы кабул ителгән. Аның 25е, быел беренче тапкыр төзүче белгечлеге буенча белем алачак. Көллияткә барлыгы республиканың 8 районыннан килеп белем алалар. Бәйрәм тантанасында студентларны район авыл хуҗалыгы һәм...

Егет-кызлар авыл хуҗалыгыннан тыш, башкалабызда узган республика чараларында да актив катнаша. Шул уңайдан Казан рестораннары ассоциациясе вәкиле Айдар Шәйхетдинов көллият җитәкчелегенә, балаларга рәхмәт сүзләре белән чыкты.
Саба һәм күрше район кырларында хезмәт куйган егет-кызларның хезмәтен бәяләп, хуҗалык җитәкчеләре һәм вәкилләр килгән. Алар рәхмәт хатлары белән бергә акчалата бүләкләр дә тапшырды.
Тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясаучыларның һәркайсысы: "Сез җибәргән егет-кызлар хуҗалыкларда, оешмаларда тырышып эшлиләр", - дип мактау сүзләре җиткерделәр. Укучылар төпле белем алып, җәмгыятькә лаеклы алмаш булып камилләшсен өчен район җитәкчелеге һәм биредә эшләүче һәр хезмәткәр күп көч куя. Саба аграр көллиятенең быел урта һөнәри белем бирү йортлары арасында яңа уку елына әзерлек буенча узган республика бәйгесендә беренче урынны алуы да моңа төпле дәлил.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 26 апрель 2018 - 10:15
    StandUp. Тукай.
  • 21 апрель 2018 - 14:57
    Астанада яңадан кыш җиткән
  • 24 апрель 2018 - 14:47
    Тарихи бина сүтелгәндә Саба үзәгендә башта “Росгосстрах” иминият компаниясе филиалы, Саба агентлыгы хезмәткәрләре, аннары орлыкчылык инспекциясе, шулай җәза үтәтү инспекторлары эшләгән тарихи бина сүтелә.
    537
    1
    1
  • 24 апрель 2018 - 10:31
    Кайчан җылытачак? Яз җитте дип сөенергә дә өлгермәдек, апрель ахырында, буранлап-буранлап, кар яварга тотынды. Шкафка алып куйган җылы киемнәрне кабат чыгарырга туры килде хәтта. Татарстан ЮХИДИ идарәсе исә машина йөртүчеләргә кышкы тәгәрмәчне җәйгесенә алмаштырырга ашыкмаска киңәш итә. Язны тагын күпме көтәсе? Синоптиклар әлеге сорауга җавап бирергә ашыкмый.
    533
    1
    0
  • 24 апрель 2018 - 17:57
    Татарстанда балалар боз өстендә агып киткән Балаларга ярдәмгә Чаллы коткаручылары килгән.
    475
    0
    1
  • 24 апрель 2018 - 16:45
    Иртәгә безне нинди һава торышы көтә? Төнлә минималь температура -1 дән - 6 градуска кадәр , көндез +4 тән +9 градуска кадәр булыр дип көтелә.
    422
    0
    1
  • 25 апрель 2018 - 11:37
    “Кызыгыз мәет юа беләме?” (Язмыш) Язгы сулар кузгалгач, гел Нурлы апа искә төшә. Авыл уртасыннан юл күтәртеп, асфальт салынганда, тыкрык турына торба салырга оныталар. Ә басудан төшкән су йорт каршындагы канауга гына сыешмый, ел да Нурлы апаның өенә керә башлый. Ялгыз карчыкның ай-вайларын ишетүчеләр аз булгандыр, күрәсең. Нурлы апа зарын республика матбугатына гел хәбәр итеп торды.
    377
    0
    1
  • 26 апрель 2018 - 16:25
    27 апрельгә һава торышы 27 апрель көнне Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә.
    349
    0
    0
  • 24 апрель 2018 - 11:22
    Ачыктан-ачык: Илназ Гавриповка әти булырга тәкъдим ясаганнар Популяр Җырчы Илназ Гарипов белән соңгы арада әллә нинди хәлләр булып тора. Төрмәдә дә утырып чыкты, концертына памперслар да алып килделәр.
    335
    1
    0
  • 24 апрель 2018 - 16:38
    Язмыш сынавы (Хикәя) Билгесезлек, мөгаен, иң авыр җәзадыр. Кайда ул? Ничек? Кем белән?Аны шушы сораулар гына борчыды.
    288
    0
    1
Ночной режим