Саба таңнары

Швеция белгече дә сокланды

Өченчекөн Лесхоз бистәсендә төзелгән селекция-орлыкчылык үзәгенә "ВСС АВ" (Швеция Корольлеге) компаниясе урманчы-биологы Стеллан Карлсон килде.

Галим скандинавия технологиясе нигезендә ябык тамыр системасы белән үстерелгән үсентеләрнең торышын тикшерде. Быел үзәктә 3 миллионнан артык төп нарат, чыршы һәм карагай кәлшәләре кар астында кышлаячак. Аларның торышына үзәк һәм республика урман хуҗалыгы белгечләре күзәтчелек итәчәк. Кышны уңышлы чыккан үсентеләр Татарстан урманнарына күчерелеп утыртылачак. С.Карлсон селекция-орлыкчылык үзәгенең кыска срокта сафка басуына да соклануын белдерде.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: