Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Терлекчелек торак­лары янындагы силос, сенаж салынган чокырлар фотога төшерелеп район сайтына куелачак

    Сенаж чокырын - сайтка Район хуҗалыкларында бүген тәүлеккә бер савым сыердан уртача 16 килограммнан артык сөт савыла.

    Күрсәткеч узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1,3 килограммга артык. 19,7 килограмм, шул ук вакытта 12-15 килограмм продукция алучылар да бар. Җитештерелгән сөт күләме буенча республикада алдынгы урыннарда барсак та, көндәлек мәсьәләләрне үз агымына куеп, тынычлану килешми. Хуҗалыкларда файдаланылмаган резервлар байтак. Бигрәк тә мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру, бозауларны сак­лап калу, хезмәткә түләү мәсьәләләренең хәл итәсе урыннары бар. 11 декабрьдә "Туган як" җәмгыятендә үткән терлекчелек буенча семинарда да шул хакта сөйләштеләр. Район башлыгы Рәис Миңнеханов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргә бу уңайдан оешкан төстә булырга, күп көч куеп әзерләнгән терлек азыгын әрәм итүгә юл куелмаска тиешлеген билгеләп үтте. Кем, ничек эшли? Терлекчелек торак­лары янындагы силос, сенаж салынган чокырлар фотога төшерелеп район сайтына куелачагы да әйтелде.

    - Югары сыйфатлы сөткә бәяләр артты. Шуннан файдаланып, сөтне тагын да мулрак җитештерүгә ирешергә кирәк. Аның сыйфаты, сыерлардан бозау алу һәм тәрбияләп үстерүдән башлана. Бу хезмәтләр ветеринария белгечләренең көндәлек игътибар үзәгендә булырга тиеш, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча маркетинг бүлеге башлыгы Илсур Латыйпов 11 айга нәтиҗә ясап.

    Кыш хакимлекне тулысы белән үз кулына алды. Көннәр суыту авыл хуҗалыгы тармагына тагын да мәшәкатьләр өсти. Бу чорда терлекләрне балансланган рацион белән ашату бик мөһим. Моның өчен һәр хуҗалыкта терлек азыгы җитәрлек. Кайбер хуҗалыклар сыер­ларның сөт бирүенә карап, азыкны микро һәм макро элементлар, туклыклы өстәмәләр белән баетып, ашатуның өстенлеген күрә­ләр. Шулай ук крахмал һәм шикәргә бай кукуруз оны алып кайтырга киңәш ителде.

    Маститлы сыерга - игътибар

    Хуҗалыкларга быелның язында "Виватон" препараты тәкъдим ителгән иде. Сыерларның мастит авыруына каршы дәвалаучы бу препаратны күп кенә хуҗалыкларда куллансалар да, битараф калучылар да булган. Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Айрат Шакиров чыгышыннан аңлашылганча, сыерлардан даими рәвештә анализ алына. Бу көннәрдә генә дә 479 баш савым сыеры маститка тикшерелеп, аларның 77сендә чир табылган. Мастит авыруы исә сөт сыйфатында чагылыш таба. Маститлы сыерларны дәвалауга нык игътибар кирәк.

    Белгечләр грант ала

    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы иң яхшы белгечләргә - ферма мөдирләре, мал табиблары, зоотехникларга грантлар игълан иткән иде. Төп шарты - сөт продукциясен 94 проценттан киметмәү. Сентябрь-ноябрь айлары нәтиҗәләре буенча районда 53 белгеч әлеге грантны алуга ирешкән. Хезмәтенә күрә 45900 сум, 8500 сум алучылар да булган. Идарәнең финанс-икътисад бүлеге консультанты Рузалия Галиева әйтүенчә, барлыгы бер миллионнан артык грант акчасы бирелгән. Билгеле мондый төр чаралар аз хезмәт хакы алып эшләгән белгечләргә куаныч.

    - Сентябрь, ноябрь айлары өчен алдым. Октябрьдә сөтебез кимеде, конкурс шартларыннан үтә алмадым. Грантлар белгечләргә эшләргә стимул бирә, эшлисе дә эшлисе, - ди "Саба" җәмгыятенең "Кибәче" бүлекчәсе зоотехнигы Резеда Фәрхуллина.

    Семинарның пленар өлеше "Туган як" җәмгыятенең терлек торакларында үтте. Кышкы салкыннар башлангач торакларда вентиляция юлларын томалау күзәтелә, ә бу дымлануга китерә. Бу эшне дә үзвакытында терлекчеләргә дә, терлек­ләргә дә зыян килми торган итеп хәл итү бурычы куелды. Кышкы салкыннар сөт күләмен арттыруга киртә булырга тиеш түгел.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: