Саба таңнары

Сабинский район

Кичә, бүген, иртәгә

Һаман да куркыныч төш кебек

Агымдагы атнада Саба һәм Теләче районнары вәкилләре составындагы 18 кешелек делегация Суслонгерда экскурсиядә булды.

Әлеге чараны инде 6нчы  ел Олы Кибәчедә туган  олы йөрәкле кеше Рифкать  Шәфыйков оештырды.  “Суслонгер” сүзе өлкән буынга  яхшы билгеле.  Бөек Ватан сугышы елларында Марий Эл Республикасының Звенигиво районында  эшләгән  лагерь  исеме ул. Хәрби лагерьда 46, 47нче укчы дивизияләре төзелә. 1943 елда алар 56, 57нче дивизияләр дип үзгәртелә. Суслонгер хәрби лагерына Арча, Кукмара, Теләче, Саба, Югары Ослан районнарыннан чыккан кешеләр күпләп эләгә. Чөнки Казан тирәсендә төзелергә тиеш булган 31нче бригаданы да Суслонгерга күчерәләр. Алар, биредә хәрби күнекмәләр алганнан соң, фронтка китәргә тиеш була. Әмма андый “бәхет” һәркемгә тәтеми. Хәзерге  вакытта монда һәлак булган 300 татарстанлының исемнәре ачыкланган. Сугыш кырына барып җитә алмыйча, мари урманнарында ачлыктан, салкыннан, авы­рулардан вафат булган солдатларга һәйкәл-обелиск куелган. Блиндажлар, окоплар сакланган урыннарны хәзер дә күреп була. “Делегацияне лагерь территориясе белән Суслонгер урта мәктәбе укытучысы  Галина ханым Лихачева таныштырды. Ул Суслонгер хәрби лагеры турында ныклап өйрәнгән, казу эшләре алып барган, архивларны ачуларын сорап йөргән белгеч тә”, – ди  район  ветераннар  советы рәисе Фәнил Ильясов. Суслонгер  михнәтен безнең районнан да   күпләр кичә. Шекшедән Тәлгать Хуҗинның әтисе Гадбеләхәт Хуҗа  улы  да лагерьда хәрби  өйрәнүләрдә  булган. “Әмма аларны хәтта винтовкадан атарга  да  өйрәтмәгәннәр. Әзерлексез  фронтка   киткән һәм яраланып  кайткан.  Суслонгерда булуын, помойкадан бәрәңге кабыклары актарып  ашауларын, ач килеш 6 метрлы нарат  агачларын күчереп  йөртүләрен безгә бик куркыныч  итеп сөйли иде. Лагерь урынын карап   йөргәндә әти  кичкән газапларны күңел  аша аеруча нык тойдым”,– дип искә  алды делегация  составында булган Тәлгать Әхәт  улы. 

Балачагында тегермән өендә әтисенең авылдашларына Суслонгер турында  ачынып сөйләгәннәрен тыңлап үскән  Рифкать Шәфыйков лагерьны өйрәнүен  әле дә  дәвам итә. Былтыр ул биредә урнашкан зур барак  урынында казылган  сиртмәле  коедан  су  ала торган  чиләк тә табып алган.  Хәзер танылган  эшмәкәр әлеге  урында  коеның  зур  макетын ясап  куюны планлаштыра. “Чиләк һәм землянканы  яктырткан  керосин  савыты  “Туган  авыл”  музеенда  саклана. Барып   күрә аласыз. Савыттан әле дә керосин исе  килеп тора”,– ди Рифкать Шәфыйков. Көмеш күл янында Суслонгер корбаннары истәлегенә корбан чалынып, Коръән укылганнан соң күңелләргә тынычлык, тирә-юньгә дә илаһи тынлык урнашкандай булды. Лагерь урынында мәрхүм якташларыбыз рухына дога соңгы тапкыр кылынмас, һәркемдә изге гамәл кабатланса иде, дигән өмет-ышанычта калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев