Саба таңнары

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында бер ир-ат янып үлгән

Республиканың Азнакай районында янгын чыккан. Бу турыда янгын сагы хезмәтенә 23.30 сәгать тирәсендә хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр ике катлы сарай януын күргән. Алар берничә минуттан янгынны сүндергән, 18 кв.метр мәйданга зыян килгән. Бу хакта  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.   Янгын сүндерүчеләр 47 яшьлек ир-атның мәетен тапкан, ул йорт хуҗасында кунарга калган булган.   Якынча мәгълүмат буенча янгын сүндерелмәгән тәмәкедән чыккан.

 

 

 

 

 

 

 

 

Матбугат.ру

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: