Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

"Яндекс" Казан хакында мультфильм төшергән

Узган ел башка шәһәрләрдә яшәүчеләр Казан хакында 50 миллион тапкыр мәгълүмат эзләгән.

"Яндекс" Казан хакында мультфильм төшергән. Салехард татарларының "Ватан" автономиясе хәбәр итүенчә, фильм кешеләрнең эзләү системасында шәһәр хакында нәрсә белергә теләүләренә багышлана. 

 

"Яндекс" системасында, узган ел, башка шәһәрләрдә яшәүчеләр Казан хакында 50 миллион тапкыр мәгълүмат эзләгән. 

 

Фильмда Казан шәһәренә 1000 елдан артык булуы, республикада ике дәүләт теле булып, күп кенә татар сүзләренең руслар өчен дә аңлаешлы булуы хакында сөйләнелә. Шулай ук, татар халкының милли ризыклары: кыстыбый, чәкчәк, өчпочмак, гөбәдия һ.б. хакында мәгълүмат бирелә. 

 

Казан урамнары, югары уку йортлары һ.б. хакында кыскача мәгълүмат әлеге 2 минутлык тасмада урын алган. 

Мультфильмны 36 меңнән артык кеше карарга өлгергән.  

Фото: скриншот

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X