Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авылның киләчәге – хезмәт сөйгән инициативалы яшьләр кулында

Яшьләрнең байтагы мәктәпне тәмамлау белән гадәттә яхшырак эш эзләп шәһәргә китеп бара. Шул ук вакытта туган ягында калып әти-әниләре үрнәгендә авылда да эшләргә калучылар да яисә махсус белгечлек алып, районыбызга хезмәт итәргә кайтучылар да бар.

undefined

Алар, калага китмичә дә яшәргә һәм тормышта уңышка ирешергә мөмкин бит, дигән фикердә торучы егетләр һәм кызлар. Әйтик, Төбәк авылы кызы Эльмира Ибәтова, Казан аграр университетында инженер-автомеханик дипломы алганнан соң, хәзерге көндә Мичән бүлекчәсендә инженер булып эшли. Ягъни ир-егетләр өчен дә четерекле саналган белгечлек вазифасына алынган. Югары белем алып авыл хуҗалыгы тармагына эшкә кайткан яшьләргә бер тапкыр 300 мең сум, техникум, колледж тәмамлап кайтучыларга 150 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелә (Әгәр яшь белгеч, кимендә өч ел эшләү шарты белән авыл хуҗалыгы предприятиесенә эшкә урнашса). Моннан тыш аларның айлык хезмәт хакына бер ел дәвамында 7500 сум да өстәлә. Узган ел хөкүмәт тарафыннан бирелә торган мондый ярдәмне 10 кеше алган. Алдагы елларда аларның саны артыр дип көтелә.

Фотоларда быел авыл хуҗалыгына эшкә урнашкан Айгөл Гаффанова ("Саба" җәмгыяте Явлаштау бригадасы сыер савучысы), Эльвира Миннегуллова ("Туган Як" җәмгыяте сыер савучысы), Айрат Нигъмәтов "Саба" җәмгыяте Мичән бүлекчәсе ветеринария санитары), Илнур Васильев ("Игенче" җәмгыяте слесаре), Эльмира Ибәтова ("Саба" җәмгыяте Мичән бүлекчәсе инженеры), Данил Латыйпов, ("Саба" җәмгыяте Сатыш бүлекчәсе куркынычсызлык техникасы инженеры), Гөлфинә Хуҗина ("Саба" җәмгыяте Сатыш бүлекчәсе бухгалтеры), Гөлнар Зәкиҗанова ("Шытсу" җәмгыяте бухгалтеры), Булат Сәетов (“Нырты” предприятиесе механизаторы) Илфат Зариповны (Нырты” предприятиесе баш ветеринария табибы) күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев