Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабаның «Бәләкәч» балалар бакчасында уку-күнекмә янгын эвакуациясе узды

Тормыш көтелмәгән хәлләр белән тулы, һәм баланы авыр ситуацияләрдә тынычлык сакларга, аннан чыгу юлларын табарга өйрәтү мөһим.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең төп бурычларының берсе булып белем бирү процессы белән беррәттән балаларның һәм эшчеләрнең иминлеген тәэмин итү тора.

Шул максаттан, 28 сентябрь көнне Саба 5нче «Бәләкәч» балалар бакчасында хезмәткәрләр һәм тәрбияләнүчеләр арасында гадәттән тыш хәлләрдә эш итү күнекмәләрен өйрәнү буенча янгын куркынычсызлыгы эвакуациясе узды.

Шулай ук балалар белән бу темага әңгәмәләр үткәрелде, янгын очракларының сәламәтлек өчен куркыныч китерергә мөмкин булуы аңлатылды. Ут, төтеннән зыян күрмәү өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеге турынд да әйтеп кителде.

Даими рәвештә үткәрелгән мондый күнегүләр уңай нәтиҗә бирә. 

Чыганак: Саба шәһәр җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев