Эчелгән хәмер – кыскарган гомер
11 сентябрь – Бөтенроссия аеклык көне
Алкоголизм – Россиядә эпидемия масштабын алган җитди авыруларның берсе. Бу факт белән килешми мөмкин түгел. Эчкелек беркемне дә кызганмый. Россиядә ел саен спиртлы эчемлекләр кулланудан меңләгән кеше үлә. Алкоголь белән мавыгу башта кешенең психологиясендә чагыла. Аннары наркотиклар куллануга охшаш химик бәйлелек барлыкка килә. Бернинди сәбәпсез һәм компаниясез генә хәмер эчү, организмның алкогольгә күнегүе аркасында тиз генә исермәү, үзеңнең упкынга төшеп барганыңны танырга теләмәү дә алкоголизмның беренче билгеләре булып тора. Хәмер кешене мәкерле рәвештә үзенә тарта, упкындай суырып ала. Баштарак исерү көнкүрештә бар да яхшы, дигән иллюзия тудыра һәм кеше үз тормышының бәхетле хуҗасы итеп тоя. Алга таба алкоголикның сәламәтлеге какшый, кеше шәхес буларак таркала. Хәмер йөрәк-кан әйләнеше системасында проблемалары булганнарның гомерен 17 елга кыскарта.
Хәзерге вакытта алкоголизм рәсми рәвештә авыру булып санала. Бөтенроссия аеклык көне нәкъ менә шушы чиргә каршы актив көрәш алып баруның зарури икәнлеген искәртү өчен гамәлгә куелган. Аның максаты – хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Аеклык көнендә халыкның төрле төркемнәре арасында иҗтимагый акцияләр, конференцияләр, мәгълүмати чаралар үткәрелә. Алкогольгә бәйлелек күренеше бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Алкоголизмга диагноз бик җиңел куелса да, вакытында чарасы күрелмәсә, бу чир дәвалауга үтә авырдан бирелә. Эчкечегә әйләнү хәмердән башка яши алмаган кешенең генә проблемасы түгел. Сәрхушләрнең гаиләләренә дә кыен, эчкән кеше янында күңел тынычлыгы югала, балалар психикасына зыян килә. Шушы упкынга төшмәс өчен, алкогольдән тыелу зарур, исерткечләрне даими куллану куркыныч. Эчәргәме яки исерткечләрдәр тыелыргамы, ягъни бәхетле матур тормышны яисә үлемгә илтә торган юлны сайларгамы – барысы да кешенең үзеннән тора
Бүген район үзәк хасхаханәсенең наркология кабинетында алкоголизм белән авыручы 150гә якын райондашыбыз исәпкә куелган. Хәмергә бәйлелектән котылу өчен наркологка һәркем – туганнарының дәвалануын теләүчеләр , медик-социаль тернәкләнү курсы буенча сораулары булганнар мөрәҗәгать итә ала. Соңармаска гына кирәк.
Илшат Мортазин,
район үзәк хастаханәсе наркологы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев