Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Яшел цех» хуҗаларының бәйгеле бәйрәме

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Саба урманчылары традицион бәйге – үзләре арасында иң осталарны ачыклау ярышы үткәрделәр.

    Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Саба урманчылары традицион  бәйге – үзләре арасында  иң осталарны ачыклау ярышы үткәрделәр. Алты командадан дүртәр кеше үзенең  белемен һәм практик осталыгын  күрсәтте, булдыклылыкка имтихан тотты.

 Кулларына  маршрут картасы  алганнан  соң  бәйгегә катнашучылар дистәдән артык  этап  узарга, теориядә  һәм практикада  үзләренең белемнәрен күрсәтергә  тиешләр  иде. Барысыннан да урманнардан файдалану, торгызу, инвентарьлаштыру, аттестацияләү, документлаштыру, яшь үсентеләрне  планлаштыру тәртипләрен, хезмәтне  саклау законнарын, урман техникасын, агачларның һәм куакларның, үсемлекләрнең исемнәрен  яхшы белү соралды. Урманчы законсыз  агач  кисүчегә дөрес итеп акт  яза һәм беркетмә тутыра, ут  сүндерә белгәнлеген, шулай  ук беренче  медицина  ярдәме кирәк булганда югалып калмаганлыгын да  күрсәтергә тиеш  иде. Теоретик белемнәр тестлар ярдәмендә  тикшерелде.

  Урманны агач кисү өчен бүлеп  алу багана утыртудан  башлана.   Алар урманнарны  кварталларга,  кишәрлекләргә  бүлә.  Башын очлап  ясауның  үз үлчәмнәре, казып утыртуның да кагыйдәләре  бар. Үлчәүләрдә төгәлсезлек  китсә, балл кими. Багана  утырткач, компаслы визир ярдәмендә делянканы  бүлеп  алырга,  кисәргә  яраклы  агачларны санарга  кирәк. Бу этапка  Рашат Талипов судьялык итте.

  Бәйгедә катнашучыларга урманнарны саклау  инженеры Зоя Мултанова биргән акт һәм беркетмә формаларын  рөхсәтсез агач кисү факты буенча тутыру өчен дә хәйран  тырышырга  туры килде.   Кыскасы, быелгы бәйгедә дә Саба  урманчылары үз һөнәрләренең остасы  икәнлекләрен  күрсәттеләр.  “Үз эшенең остасы” исеме лесничийлар арасында Айрат Гайнетдиновка (Сабабаш урманчылыгы), аларның  ярдәмчеләре  арасында Эльмира Сибагатовага (Ленин участок  урманчылыгы) бирелде. Иң  яхшы  урман  мастеры булып  Шәүкәт Фәйзуллин (Шәмәрдән) танылды. “УАЗ”  йөртүчеләрне прицеп тагылган  машинаны  арты белән гаражга кертү осталыгы күрсәттеләр.  Бу  ярышта Рәис Шәкүров (Сабабаш урманчылыгы) күбрәк балл җыйды. Урманнан  агач  чыгаручы манипулятор белән бүкәннәрне  фигуралы тезү дә бик зур тәҗрибә, сабырлык  сорый. Әлеге бәйгедә иң яхшы нәтиҗәгә Азат Яриев иреште. Форвардер операторлары  арасында төрле төсләргә буялган бүрәнәләрне төяү- бушатуда иң  кыска  вакытны Руслан Николаев   күрсәтте. Умартачылар бал  кортлары темасына  катлаулы  тест үттеләр, агачтан кәрәз рамнары  ясадылар. Шәмәрдән урман участогыннан Сәүбән Газизҗанов 1нче  урынны  алды. Командалар  арасында Курса урманчылары җиңү  яулады. Сабабаш командасы –2нче, Шәмәрдәнлеләр 3нче  урынны  алды. Җитештерү предприятиеләре төркемендә агач эшкәртү комбинаты җиңүче булды.

 Бәйрәмнәре  уңаеннан  хезмәт  алдынгыларын бүләкләү тантанасы булды. Аларга Мактау Грамоталарын, Рәхмәт хатларын Татарстан  урман хуҗалыгы министры  Равил Кузюров, район башлыгы  Рәис Миңнеханов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев