Юбилярлар тәбрикләнде
Бу көннәрдә Аккүл Бигәнәй авылында гомер кичерүче Галия Шәмсивәли кызы Имамиева һәм Шәмәрдәндә яшәүче София Сабир кызы Иванова 90 яшьлек олы юбилейлары уңаеннан район башлыгының Котлавын кабул итеп алдылар.
Мөхтәрәм юбилярларны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, үзләре яшәгән җирлек һәм хуҗалык җитәкчеләре тәбрикләде.
Галия Имамиева Аккүл Бигәнәй авылында туган. Дүрт сыйныф белем алганнан соң колхозда эшли башлый. Кизель шәһәренә китеп, шахтада да эшләп кайта. 1956 елда Сәид Имамиевка кияүгә чыгып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Ике баласын югалту ачысын татыган Галия әби бүгенге көненә шөкер итеп, килене, кызлары, оныклары тәрбиясендә гомер кичерә.
София Иванова Кукмара районы Түбән Шәмәрдән авылында туган. 1957 елда Борис Ивановка киягә чыгып, Шәмәрдәнгә килеп төпләнәләр. София Сабировна промкомбинатта 41 ел эшләп, лаеклы ялга чыга. Ике бала тәрбияләп үстерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев