Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мунчалар нигә яна?

Районыбызда шәхси хуҗалыкларның мунчалары яну очраклары ешайды.

undefined

Сентябрь аенда ике шундый очрак булды. Иләбәр авылында берьюлы ике шәхси хуҗалык мунчасы янды, 26 сентябрьдә Иске Икшермә авылында да ялгыз яшәгән олы яшьтәге кеше мунчасыз калды. Инде менә октябрь аенда тагын шундый күңелсез очрак – бу юлы Түбән Шытсу авылында ягылмый торган мунча янып бетте. Башка корылмалар ирекле янгын сагы машинасының вакытында килеп җитүе аркасында гына сакланып калды. Янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана, тикшерү бара. Янгыннарның ешаюын күздә тотып, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының районара янгын күзәтчелеге бүлеге гражданнарны ягу мичләре, электр приборлары белән эш иткәндә аларның төзеклегенә аеруча игътибарлы булуларын сорый. Мунча миченә артык кызу итеп ягу да күңелсезлекләргә китерергә мөмкин. Мич ягу өчен тиз кабынып китүчән сыеклыкларны кулланмагыз; тәмәке төпчекләрен сүндермичә җиргә ташламагыз, янып торучы мичләрне карауны балаларга һәм картларга ышанып калдырмагыз. Шушы кагыйдәләрне төгәл үтәү сезне янгыннан саклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев