Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба – республикада иң тыныч районнарның берсе

Кичә Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегендә үткән киңәшмәдә 2021 елда җәмәгать иминлеген тәэмин итү, хокук бозуларны, җинаятьләрне булдырмау буенча күрелгән чараларга йомгак ясалды, агымдагы елда аеруча өстенлек бирелергә тиешле мәсьәләләр каралды. Киңәшмә эшендә район башлыгы Рәис Миңнеханов, суд рәисе Дамир Сабиров, прокурор урынбасары Рамил Зиннәтуллин, полициянең җәмәгать советы рәисе Рөстәм Исмәгыйлов катнашты.

undefined

Бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлов чыгышында билгеләп үтелгәнчә, оператив-хезмәт эшчәнлегенең барлык өстенлекле юнәлешләрендә нәтиҗәле чаралар комплексы гамәлгә ашырылган.

“2021 елда район территориясендә 132 җинаять теркәлде. Бу 2020 ел күрсәткеченнән 33,7 процентка кимрәк. Җинаятьчелек дәрәҗәсе буенча Саба республикада иң тыныч районнарның берсе булып кала. Җинаятьләрнең кимүенә ришвәтчелек, урлашу, мошенниклык итү күренешләренең азаюы нәтиҗәсендә ирешелде. Районда көчләү, талау, хулиганлык кылу, транспорт чараларын урлап алып китү, фатир басу, балигъ булмаганнарны кыңгыр эшләргә тарту фактларының булмавын да уңай яктан билгеләп үтәргә кирәк. Гомумән, 2021 елда эш күләме артты. Коронавирус инфекциясенә каршы юнәлдерелгән профилактика чараларының үтәлешен тәэмин итүгә зур игътибар бирелде. Быел да QR код реҗимын саклау буенча өстәмә күрсәтмәләр булачак һәм эш дәвам итәчәк ”,– диде Васил Исмәгыйлов.

 

Шул ук вакытта складлардан, базалардан, кибетләрдән урлаулар, административ күзәтчелек таләпләрнең үтәмәү, ялган документлар ясау, үзләштерү, правасыз килеш аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә итү очракларының артуы күзәтелгән. Балигъ булмаган бала катнашында кыйнау белән бәйле бер җинаять теркәлгән. Кешеләрнең интернет, телефон аша дистанцияле мошенниклык итүчеләргә алданулары да борчылу тудыра. Шундый 8 җинаять теркәлгән һәм зыян күрүчеләр югалткан акча миллион сумнан арткан. Күрелгән оператив чаралар нәтиҗәсендә мошенниклар күбрәк фаш ителгән. Тагын бер проблема – юл-транспорт һәлакәтләренең кимемәве. Барысы 20 авария теркәлеп, аларда 4 кеше үлгән, 23 кеше имгәнгән. Балалар катнашындагы ДТПлар саны арткан. Киңәшмәдә Саба районының җинаятьләрне ачу буенча республикада беренче урында калуы билгеләп үтелде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов агымдагы елда эчке эшләр бүлеге алдында торган бурычларны яктыртты.

2021 елда бүлеккә 3424 мөрәҗәгать кергән. Шуларның 95,4 проценты 3 көндә хәл ителгән, калганнары буенча 10 тәүлек эчендә тиешле чара күрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев