Сабалылар Чаллы сәхнәсендә концерт программасы белән чыгыш ясады
1 октябрь көнне Саба мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Рөстәм Заһидуллин җитәкчелегендә Яр-Чаллы шәһәренең “Энергетиклар” мәдәният сараенда “Сабам минем- гүзәл ягым” дигән зур концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Мәдәният сараеның фоесында Саба районы тарихын, аның мәдәни мирасын, күренекле шәхесләрен яктырткан кургәзмә эшләде. Фольклор коллективлар тарафыннан халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли җырлы-биюле уеннарын яктырткан җанлы мәйданчыклар гөрләп торды. Барлык чыгышлар Чаллы халкының күңеленә бик хуш килде, алар кабат-кабат рәхмәт сүзләрен җиткерделәр,фольклор коллективлар белән җырладылар, биеделәр. Саба районыннан чыккан якташларыбыз да бик күп иде концертта, алар Саба районы белән горурланып яшәүләрен рәхмәт сүзләре аша белдерделәр. Концертка килгән халык рәхәтләнеп аралашты, өлкәннәр үзләренең яшьлек хатирәләрен яңартты, күңелле ял итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев