«ТАЯНЫЧЫБЫЗ СЕЗ БЕЗНЕҢ»
12 сентябрь – Бөтендөнья беренче медицина ярдәме күрсәтү көне. Урамда махсус уты (мигалкасы) кушылган машинаны күрүгә, йөрәк кысып куйгандай була, димәк кемгәдер ашыгыч ярдәм кирәк. Сәламәтлегебез белән бәйле кискен хәл килеп туа икән, без иң беренче аларга мөрәҗәгать итәбез. Нәкъ менә алар авыртуларны җиңеләйтә, кар-боз яуганда да, караңгы төннәрдә дә ярдәмгә ашыга...
Районыбыз халкына Сабада һәм Шәмәрдәндә ике ашыгыч фельдшерлык бригадалары тәүлек буе медицина ярдәме күрсәтә. Ике участоктагы ашыгыч ярдәм хезмәтендә барысы 8 фельдшер, 5 диспетчер, 8 машина йөртүче хезмәт куя. Саба участогында быелның ел башыннан шушы чорга кадәр барлыгы 3599 пациент кичектергесез медицина ярдәме алган. Сентябрь аеның 9 көнендә генә дә барлыгы 140 чакыру кабул ителгән. Бер айга уртача 450 кешегә медицина ярдәме күрсәтелә. Быелгы коронавируска бәйле пандемия чорында ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә киеренкелек артуы яңалык түгел. Төрле хроник чирләре булган авырулар белән беррәттән, температурасы булган һәр авыруның өенә махсус киемнәрдән бару таләп ителә, бу эшне тагын да катлауландыра. Шулай ук коронавирус диагнозы расланган авыруларны Казан шәһәренең махсус хастаханәләренә урнаштырырга, хәтта башкалага бер көнгә ике тапкыр барырга туры килгән очраклар да бар.
«Ашыгыч ярдәм» күрсәтү бүлегенең өлкән фельдшеры Ризәлә Абдуллина әлеге игелекле хезмәттә 39 ел эшли. Без бирегә килгән көнне дә дежурда Ризәлә апа булып, аның белән «Ашыгыч ярдәм» телефоны тынып торган арада аралашып калырга ашыктык.
«Яшем белән дә иң өлкәне мин. Алабуга медицина училищесын тәмамлаганнан бирле биредә хезмәт куям. Әмма 39 ел эшләү дәверендә быелгы кебек пандемиягә бәйле киеренкелекне хәтерләмим. Хезмәтемне яратмасам, 40 елга якын эшләп булмас иде. Еллар узган саен тәҗрибә дә өстәлде. Ярдәмгә мохтаж авыруларның: «Таянычыбыз - сез безнең» - дигән сүзләре тагын да көч-куәт бирә, үзеңнең башкаларга ярдәм итә алуың белән күңелеңә рәхәтлек аласың. Авыру иртә-кичне сорап килми. Диспетчерга хәбәр килүгә, тизрәк авырулар янына ашыгабыз. Авыруларның да һәрберсенә аерым якын килергә кирәк. Әмма бөтен кешегә дә тулаем ярап бетеп булмый», - ди Ризәлә ханым. Ул биредә иң тәҗрибәлеләрдән булып, үзе еллар буе туплаган эш алымнарын, хезмәт нечкәлекләрен хезмәттәшләре белән дә бик теләп бүлешә. Авыруларның да яраткан, үз иткән Ризәләләре ул! Бер көнгә якынча 15-20 чакыру алына. Еш кына кан басымы күтәрелүчеләргә, ОРВИ белән авыручыларга кичекмәстән ярдәм кирәк. Беренче ярдәм күрсәтелү белән ашыгыч ярдәм фельдшеры һәр авыру турында мәгълүматны компьютерга кертә, картасын тутыра, даруларны әзерли. Әлеге хезмәттә хисләргә бирелмичә, беренче чиратта белемеңә һәм аек акылга таяну мөһим. Чөнки пациент, гадәттә, тиз ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ була. Ризәлә апа һәм әлеге хезмәттәге бердәм, дус-тату булып тупланган бөрбөтен коллектив әнә шул максатларга таянып эшли дә инде. Әлбәттә, әлеге хезмәтнең дә төп үзенчәлеге бар: тәүлек буена эшлисе, эш көнең бәйрәмнәргә-ялларга карап тормый – гаиләңдә сине аңлаулары мөһим. Ризәлә апа бу яктан да бик бәхетле: тормыш иптәше Раян белән 34 ел гомер аңлашып гомер кичереп, кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр.
«Шушы эшем булмаса, бәлки компьютерга да өйрәнә алмаган булыр идем. Кирәксенмәс идем, дөресрәге. Аллага шөкер, хезмәтем заман белән бергә атларга өйрәтте. Чакырулар булганда авылларга барып та ярдәм күрсәтәбез. Мин «Ашыгыч ярдәм» чакыручыларның түземлерәк булуларын сорар идем. Кайвакыт биш кеше берьюлы ярдәм сорап шалтырата. Әлбәттә, иң беренче чиратта балалар, аннан авыруларның җитдилеге күздә тотыла. Бер кешегә 20 минут ярдәм күрсәтү каралган. Әмма авыруның хәле яхшы якка үзгәрмәсә, озаграк тоткарланырга да туры килә. Авырулар шуны аңласыннар иде», - ди Ризәлә Абдуллина.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев