Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Бергәлеккә ни җитә!

Күңелләргә канат куя,

Йөрәкләрне җилкетә.

Бөтен хикмәт бергәлектә,

Бергәлеккә ни җитә!

Илләр буйлап, җырлар җырлап,

Чөкердәшеп йөр генә.

Бүлгәләнешеп кем отар?

Җиребез бит бер генә.

Галәм зур ул, бихисап зур,

Җир анда тик бер тузан.

Җиркәемне җимертмә, дип

Күкләргә кулым сузам.

Яшәргә вакыттыр безгә,

Галәмнәрне балкытып.

Ил кайгысын гына түгел,

Җир кайгысын кайгыртып.

Зөфәр Шәйхетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев