Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Баскетбол буенча район беренчелеге үтте.

Иң яхшы тренер исеменә Тимершык мәктәбеннән Шамил Шакиров, Шәмәрдән лицееннан Дамир Газизов лаек булды.

15 октябрь көнне Килдебәк һәм Саба гимназиясе мәктәпләре базасында укучылар арасында баскетбол буенча район беренчелеге үтте. Егетләр арасында 1 урынга - Шәмәрдән лицее, 2нчегә - Тимершык, 3 нчегә- Икшермә урта мәктәбе командалары ия булды. Кызлар арасында Iнче урынга - Тимершык, 2нче урынга - Шәмәрдән лицее, III урынга - Кызыл Мишә төп мәктәбе чыкты. Җиңүче командаларга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай иң яхшы уенчылар да билгеләнде. Алар икесе дә Шәмәрдәннән: кызлардан - Алсу Шөгаепова ,егетләрдән - Илдар Шакиров. Иң яхшы тренер исеменә Тимершык мәктәбеннән Шамил Шакиров, Шәмәрдән лицееннан Дамир Газизов лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X