Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Әфганчылар истәлегенә турнир

15 февральдә Россиядә ерак һәм якын чит ил тер­ри­то­ри­я­ләрендә хәрби конфликтларны җайга салуда катнашкан сугышчы-интернационалистларны искә алу көне билгеләп үтелә.

Ун елга сузылган, менә дигән асыл егетләребезне әрәм иткән, тагын күпмесен гарипләндергән, рухын сындырган Әфган сугышы тәмамланганга 24 ел узды. Районыбыздан Әфганстанда ин­тернациональ бурычын йөздән артык егет үтәде, өч егетебезнең гомере өзелде. Инде исән кайтканнар сафы да сирәгәя, байтак гаиләләр чит-ят җирләрдә хезмәт иткән улларын, ирләрен югалту хәсрәте кичерде.

9 февральдә Сабада Әфганстанда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә булдырылган Кубокка 21 яшькә кадәрге яшьләр арасында волейбол турниры үткәрелде. Бәйге Әфганстан су­гы­­шы ветераннарының район оешмасы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә оештырылды. Турнирны ачу тан­танасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Т.Шәрәфиев, респуб­лика хәрби комиссариатының районара бүлеге начальнигы Ф.Закиров, Әфганстан сугышы ветераннарының район оешмасы җитәкчесе И.Әхмәтшин, волейбол федерациясе рәисе Ф.Вәлиев катнашты. Аннары алар Саба үзәгендә сугышчы-интернационалистлар монументына веноклар салдылар. Унбер команда арасында 6 сәгать дәвам иткән ярышта җиңүне Тимершык волейболчылары яулады. Алар финалда Шәмәрдән командасын 3:2 исә­бенә оттылар. Өченче урынны Курсабаш волейболчылары алды. Илшат Әхмәтшин призерларга Грамоталар, истәлек приз­лары тапшырды.

Ф.Хәмитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әфганчылар