Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Мәктәбебездә – көрәш бәйгесе

Татарча көрәш... Милләтебезнең йөзек кашы булган спортның бу популяр төрен үстерүгә бик зур әһәмият бирелә.

Районыбызда көрәш ярышлары бик еш оештырыла. Олы Арташ төп мәктәбендә икенче ел инде Рифат Мәүлет улы Фәләхов истәлегенә көрәш бәйгесе оештырыла. Рифат мәктәбебездә тырышып укый, белем алуын институтта дәвам итә, татар теле укытучысы булырга хыяллана. Көрәш белән даими шөгыльләнә, зур җиңүләргә ирешә. Ни кызганыч, авылдашыбыз, юл һәлакәтенә очрап, вакытсыз арабыздан китте.

Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, 12 февральдә көнне мәктәбебездә татарча көрәш бәйгесе булды. Бәйрәмгә Рифатның бертуган абыйсы Минсалих, якын дуслары, авылдашлары һәм 14 мәктәптән 76 көрәшче килгән иде. Җыр, гимнастик күнегүләр көрәшчеләргә дәрт өстәде. Ярышлар әләмен IX сыйныф укучысы А.Галимуллин күтәрде, күчмә Кубок та Арташ мәктәбенә бирелде. Ни өчен дисәң, егетләребезнең күбесенә җиңү бәхете елмайды. Көрәшче гаиләсендә туган Алмаз һәм Фаяз Галимуллиннар, Б.Дәүләтшин -1нче, Н.Галимуллин, Р.Миңнеголов - 2нче, Н.Каюмов, Н.Кәбиров 3нче урынга лаек булдылар.

Барлык үлчәү категорияләрендә җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. Менә шундый талантлы көрәшчеләр яши Арташ авылында.

А.Дәүләтова, А.Зиннәтова,

VIII сыйныф укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: sport