Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Шашка уеннарында

17 декабрьдә Саба һәм Кукмара шашкачыларының традицион очрашулары булып узды.

Безнең район командасы көндәшләрен бер очко өстенлеге белән җиңүгә иреште. Шәхси беренчелектә Килдебәктән Нәзир Дәүләтгәрәев җиңү яулады. Кукмара шашкачылары Нургали Шәфигуллин белән Фәнзил Закиров 2нче-3нче урыннарны бүлештеләр. Ә тизлеккә уйнау буенча блиц-турнирда кукмаралылар җиңде. Н.Дәүләтгәрәев 3нче урынны алды.

18 декабрьдә шашка буенча район беренчелеге дә үткәрелде. Хатын-кызлар арасында 1нче урынны Юлбат урта мәктәбенең VII сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова яулады. Гүзәлнең "Саба тәрәзәләр"ендә эшләүче апасы Сиринә Кәримова 2нче урынны алды. Өченче урында - ветеран-укытучы Кәүсәрия Низамиева. Ир-егетләр арасында 1нче урынны "Яшен" җәмгыятеннән Илфат Ханнанов яулады. Сабадан Хәмит Вәгыйзов - 2нче, Килдебәктән Нәзир Дәүләтгәрәев 3нче булды.

Командалар арасында барган ярыш исә 1нче урынга "Саба-I"не чыгарды. Икенче урынны ветераннар командасы алды. Призлы урыннарны алган шашкачыларга Грамоталар, истәлек бүләкләр тапшырылды.

З.Вәлмиев,

ярышларның баш хөкемдары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев