Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан җыелмасы Бөтенроссия кышкы универсидасында җиңү яулады

Ярышлар 28 февральдән 6 мартка кадәр дәвам итте.

Татарстан җыелма командасы Бөтенроссия кышкы универсиадасында чаңгы ярышлары буенча команда зачетында беренче урынны яулады, дип яза «Известия».

Чаңгы ярышлары Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәрендә узды. Илнең барлык төбәкләреннән килгән 300 гә якын студент призлы урыннарга лаек булу өчен көч сынашты.

Татарстан җыелма командасы – беренче, Смоленск өлкәсе вәкилләре – икенче, Чиләбе студентлары өченче урынга лаек булды.

Бөтенроссия кышкы универсиадасы 28 февральдән 6 мартка кадәр дәвам итте.

Җиңүчеләр 2-12 мартта Красноярскида узачак 29 нчы Бөтендөнья кышкы универсидасында катнашачак.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X