Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Балалар бакчаларына – чаңгы

Балалар бакчаларын чаңгылы итәчәкләр.

Узган якшәмбедә район мәдәният йортында мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре белән очрашу вакытында Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов әнә шулай дип белдерде. "Балалар бакчаларында чаңгылар булдыру мәсьәләсен берсүзсез хәл итәргә кирәк. Уенчыклар мәсьәләсендә дә уйлап бетерербез",- диде Р.Миңнеханов очрашуда катнашучыларның соравына җавап биреп.

Район башлыгы киләчәк буынны заманга лаеклы тәрбияләүнең мәгариф хезмәткәрләренә хәлиткеч дәрәҗәдә бәйле булуына басым ясап, соңгы елларда әлеге тармакны һәм, гомумән, халык хуҗалыгын үстерү юнәлешендә күрелгән чараларга киң тукталды, агымдагы елда социаль өлкәдә башкарылачак эшләр белән таныштырды. Очрашуда Саба гимназиясе укытучысы Г.Йосыпова, "Бәләкәч" балалар бакчасы тәрбиячесе Л.Заһидуллина сүз алып, социаль ипотека программасы кысаларында фатир алуда күрсәткән ярдәмнәре өчен район җитәкчеләренә рәхмәт җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: sport