Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Призерлар

3-4 декабрь көнне Казанның Теннис Академиясендә бадминтон буенча "Республика Лигасы" финал ярышлары булып узды. Республикабызның 17 районыннан килгән 150ләп иң яхшы бадминтончы арасында Завод Нырты урта мәктәбеннән Аделина Сафина да бар иде, ул үз яшь категориясендә 2нче призлы урынга лаек булды (тренеры Г.Зарипова). 1-3 декабрь көннәрендә 1995-1996 елгы егетләр арасында...

3-4 декабрь көнне Казанның Теннис Академиясендә бадминтон буенча "Республика Лигасы" финал ярышлары булып узды. Республикабызның 17 районыннан килгән 150ләп иң яхшы бадминтончы арасында Завод Нырты урта мәктәбеннән Аделина Сафина да бар иде, ул үз яшь категориясендә 2нче призлы урынга лаек булды (тренеры Г.Зарипова).

1-3 декабрь көннәрендә 1995-1996 елгы егетләр арасында самбо буенча Казан шәһәрендә узган Татарстан Республикасы беренчелегендә Саба балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Ришат Нигъмәтуллин, Марат Шарипов үз үлчәү категорияләрендә 2нче урынга чыктылар һәм Идел буе Федераль округы беренчелегендә (декабрь аенда Кстово шәһәрендә узачак) катнашу хокукына ия булдылар (тренерлары М.Шәрифҗанов).

Прокатка - чаңгылар

(15.00-21.00, ял көнне -10.00-18.00), сәгате-30сум.

Паспорт яки туу турында таныклык белән киләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X