Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

спорт

8-9 гыйнвар көннәрендә Килдебәк урта мәктәбендә укучылар арасында баскетбол чемпионатының зона ярышлары узды.

Ярышта Арча, Балтач, Биектау, Кукмара, Саба ,Теләче районнарыннан килгән командалар көч сынаштылар. Ике көнгә сузылган киеренке уеннардан соң җиңүчеләр дә билгеләнде. Беренчелекне Балтач районы егетләре һәм кызлары яулады,икенче урынга- Кукмара, өченчегә- Арча район командалары лаек булды.Җинүчеләрне Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р. Гасыймов, район мәгариф бүлеге начальнигы И.Шакиров, шулай ук ТР фән һәм мәгариф министрлыгыннан килгән белгеч Ж.Соркина тәбрикләде, җиңүчеләргә кубок һәм медальләр тапшырылды. Беренче урын алучыларга баскетбол формалары да бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев