Саба таңнары
  • Тат Лат
  • «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургта җиңде

    «Автомобилист» — «Ак Барс» уены исәбе — 2:3.

    Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Екатеринбургта «Автомобилист»ка каршы уйнады. Матч «Ак Барс» файдасына 2:3 исәбе белән тәмамланды.

    Беренче период. Икенче минутта, «Ак Барс» сакчысы Кристиан Хенкель бәрүеннән соң, алка «Автомобилист» уенчысы Рафаэль Батыршин тимераягына тиеп капкага керде. Сакчы Рафаэль Батыршин — 2016-2019 еллар сезоннарында «Ак Барс»та уйнаган хоккейчы. Шулай итеп, исәп «Ак Барс» файдасына ачылды (0:1). Унтугызынчы минутта «Автомобилист» һөҗүмчесе Джефф Плэтт исәпне тигезләштерде (1:1).

    Икенче период. Икенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Эмиль Галимов гол кертте (1:2). Җиденче минутта Артём Галимов «Ак Барс»ны тагын бер алкага алга чыгара алды, гол видеокабатлаудан соң гына исәпкә алынды (1:3). Ундүртенче минутта «Автомобилист» капитаны Найджел Доус күпчелектә алка кертте (2:3).

    Өченче период уртасында «Автомобилист» командасына капкачысын алмаштырырга туры килде. Якуб Коварж үз командасы уенчысы белән бәрелешкәннән соң җәрәхәт алды, аның урынына бозга Леонид Фомин чыкты.

    Командалар составы:

    «Автомобилист»:

    Коварж (Фомин);

    Доус — Холланд — Мэйсек, Трямкин — Василевский;

    Обидин –Литовченко — Плэтт, Бодров — Мамкин;

    Белоусов — Дацюк — Гәрәев, Батыршин — Гуркин;

    Мозер — Попов — Рассейкин (Овчинников), Вәлитов.

    «Ак Барс»:

    Рейдеборн (Билалов);

    Азеведо — Кормье — Петров, Яруллин — Виртанен;

    Галиев — А. Галимов — Зарипов, Юдин — Рукавишников;

    Э. Галимов — Глухов — Лукоянов, Лямкин — Хенкель;

    Фрэттин — Воронков — Ли (Кара), Аверин.

    «Ак Барс» киләсе уенын Чиләбе шәһәрендә үткәрәчәк. «Трактор» — «Ак Барс» матчы 27 гыйнвар көнне 17:00 сәгатьтә башлана.

    Фото: архив/Владимир Васильев

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: