Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Татарстан кызы Дөнья кубогы этабында сноуборд буенча “алтын” яулады

    Милена Быкова параллель слалом-гигантта чыгыш ясады.

    Татарстан спортчысы Милена Быкова Төркиянең Кайсери шәһәрендә узган Дөнья кубогы этабында сноуборд буенча алтын медаль яулады. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

    Милена Быкова параллель слалом-гигантта чыгыш ясады. Хәлиткеч вакытта ул Чехия вәкиле Эстер Ледецкины узган.  “Бронзага” Австриядән Даниэль Ульбинг лаек булган.

    Милена Быкова Пхенчхандагы Олимпиадада катнашкан иде.
     

    Фото: пресс-служба МДМС РТ

    http://tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: