Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Татарстан мөфтие Казан милли ярыммарафонында катнашты

    Кичә Татарстан башкаласында Казан Милли ярыммарафоны узды. Чабышның мәртәбәле катнашучылары арасында Татарстан мөфтие дә булды.

    Ул 21 чакрым  араны 2 сәгать 15 минут эчендә йөгереп үтә. Финишта аны мөселман яшьләре һәм Казан имамнары каршылый. Чабыш "Казан Арена" стадионында старт ала һәм шушында ук тәмамлана. Оештыручылар сүзләренә караганда, чарада бөтен Россиядән 600ләп йөгерүче катнашкан.

    Фото: http://dumrt.ru

    http://dumrt.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: