Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Спорт яңалыклары

Хезмәт белән спорт бергә үрелә

Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлекчәсе хезмәткәрләре арасында узган спартакиадада Арча, Норлат, Чирмешән, Спасс, Азнакай, Лениногорск, Буа, Яшел Үзән, Казанның Идел буе, Яр Чаллы, Алабуга, Саба, Теләче районнары фонд бүлекчәләреннән барлыгы 120 хезмәткәр катнашты.

«Саба-Арена” спорт комплексында  Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль  иминиятләштерү  фонды бүлекчәсе  хезмәткәрләре арасында традицион спартакиаданың финал өлеше узды.  Анда  үз зоналарында җиңү яулаган 13 команда – Арча, Норлат, Чирмешән, Спасс, Азнакай, Лениногорск, Буа, Яшел Үзән, Казанның Идел буе,  Яр Чаллы, Алабуга, Саба, Теләче  районнары фонд бүлекчәләреннән барлыгы 120 хезмәткәр катнашты. Командалар барлыгы биш спорт төрендә – йөзү, теннис, баскетбол, волейбол, бадминтон буенча көч сынаштылар.   Финал ярышларын ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов, республиканың  социаль фонд  идарәчесе урынбасары Руслан Хафизов, районның клиентларга хезмәт күрсәтү   бүлеге җитәкчесе Марат Мөгътәсимов катнашты.

“Эш белән ялны берләштерү безнең хезмәткәрләр өчен дә бик мөһим. Ул, беренчедән, көндәлек җаваплы хезмәтебездән  аз гына арынып тору чарасы. Без – төрле төбәкләрнең  клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге   хезмәткәрләре бер-беребезне  белә­без диярлек, хезмәттә туган сорауларны да бергәләп, уртага салып хәл итәбез. Шуның өчен мондый җанлы аралашуларның нәтиҗәсе бик яхшы. Бу чара төрле район вәкилләрен берләштерү белән бергә, аларга үзләренең спорт осталыкларын күрсәтергә һәм команда рухын ныгытырга ярдәм итә. Безнең команда волейболда һәм баскетболда үз көчен сыный”, – диде Марат Мөгътәсимов.

Ярышлар бик киеренке узды, һәркем үз командасын алга чыгару буенча бар көчен куйды.  Хәтта медицина хезмәткәрләре ярдәме соралган  очраклар да булды.

“Бу спорт ярышын көтеп алабыз, гыйнвар аеннан бирле күнегүләргә йөрдек. Күп төбәкләрне күрдек.  Былтыр да зонада  беренчелекне алып, финалда катнаштык. Быел да алдынгылыкны алып Сабага килдек. Бик  җылы каршы алалар. Мин мондый спорт ярышларын бик кирәкле дип саныйм,  чөнки көндә компьютер каршына төбәлгән офис хезмәткәрләре өчен бик яхшы хә­рә­кәт, хезмәттәшләр белән очрашу, тәҗрибә уртаклашу алымы да бу”, – диде Арча пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлекчәсе командасы вәкиле Рамазан Хәким­җанов. 

Ярыш төрләренә килгәндә,  волейболда – азнакайлылар, бас­кетболда хатын-кызлар арасында – Буа командасы, ир-атлардан – Яр Чаллы,  бадминтонда – Казанның Идел буе, тенниста – Буа, йөзү буенча беренчелекне Теләче районы командасы яулады. Сабаның клиентлык хез­­мәте командасы волейбол ярышында 3 урын ияләре булып танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев