Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Хоккей буенча Россия җыелмасына Казан һәм Түбән Кама спортчылары кергән

Җыелу Дүрт милләт турниры алдыннан Новогорскида 16 августта башлана.

Валерий Брагин җитәкчелегендәге хоккей буенча Россия яшьләр җыелмасы тренер штабы уенчыларның киңәйтелгән исемлеген билгеләгән. Алар арасында Казан һәм Түбән Кама спортчысы бар. Бу турыда Россия хоккей федерациясе сайтында хәбәр ителә.

Хоккейчылар Дүрт милләт турнирына әзерләнәчәк. Исемлектә 28 уенчы бар. Җыелу Новогорскида 16 августта башлана. Анда башка уенчылар белән бергә һөҗүмчеләр, 18 яшьлек Артем Галимов (“Барс”, Казан) һәм Булат Шәфыйгуллин (“Нефтехимик”, Түбән Кама) киләчәк. Казан егетенең әлегә тәҗрибәсе юк. Шәфыйгуллин исә “Нефтехимик”та төп составта узган сезонда катнашкан.

Россия хоккей федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әзерлек эшләре нәтиҗәсе буенча Швециягә 23 хоккейчы – 3 капкачы һәм 20 кыр уенчысы барачак.

  • Дүрт милләт турниры (Швеция, Россия, Чехия һәм Финляндия) Швеция шәһәре Эрншельдсвикта 23 августтан 26 августка кадәр уза.

Фото: https://pixabay.com | OpenClipart-Vectors

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X