Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әнием кочагы – изгелек учагы

Бәйрәмгә килүчеләрне Иштуган мәдәният йорты фойесында әниләр көненә багышланган бәйгегә тәкъдим ителгән конкурсантларның кул эшләреннән, кондитер һәм консервланган әйберләреннән булдырылган бай күргәзмәсе җәлеп итте.

Кичә Иштуган балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар белән әзерләнгән сценарий белән ачылды. Авыл җирлеге каршындагы хатын-кызлар җәмәгать оешмасы җитәкчесе Гөлнур Ильясованың тирән эчтәлекле чыгышыннан соң, сәхнәгә җиңүчеләр чакырылды. "Бала - бәгырь җимеше", "Тудырган да ана, үстергән дә ана", "Минем улым ил сакчысы", "Аш-су остасы", "Авылның моңлы сандугачы", "Минем һөнәрем - минем язмышым" дигән номинацияләрнең җиңүчеләре - Илдалия Рамазанова, Раилэ Хәйруллина, Разия Гайнетдинова, Фәүзия Юнысова, Рәйсә Маркелова, Гүзәл Гарифҗановалар күтәрелде. Әлеге аналарның һәр берсе олы ихтирамга лаек. Илдалиянең беренче улы тумыштан гарип булып туа. "Нинди генә табибларга мөрәҗәгать итеп карамадык, әмма церебраль параличтан дәвалап булмады. Улымның аягы да, кашыгы да, теле дә үзем. Аннары олыгайгач кына яңадан бер кыз бала таптым. Инде анысы да үсеп, медицина көллиятендә белем ала. Бала нинди генә булмасын, ана өчен бәгырь җимеше",- ди Илдалия. Раилә үзләренең ике балалары өстенә абыйсының да улын сыендырган. Халыкта беркемнең дә капчыгы буш түгел дигән әйтем бар. (Язманың дәвамын "Саба атңнары" газетыннан укый аласыз).

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев