Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«БЕЗ ӘЙЛӘНЕП КАЙТЫРБЫЗ»

Солдат яшенә җиткән уллары булган әти-әниләрнең күпчелеге тарафыннан армия хезмәте сагаеп телгә алына.

Кемдер хәрби хезмәткә җибәрелүдән алып калу, кемдер яхшы частька эләксен, дип хәстәрен күрә. Караш элеккечә тискәре булып калса да, соңгы елларда егетләр арасында армиядә хез­мәт итеп кайтуның дәрә­җәсе арта төште.

Әти-әнисе берәр юлын эзләп карыйкмы әллә дигәндә дә, үзем барам, дип торган егетләрнең булуы да моңа бер мисал. Юлбат авылыннан солдатка чакырылучы Руслан Фәтхриевның әнисе Рушания ханым да улы хакында шундый фикерләр җиткерде. "Кечкенәдән үзем, үзем, дип үсте. Армиягә дә китәм, хезмәт итеп кайтам, дигән уенда нык торды, исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, егетләрнең барысына да имин юллар телим", - диде ул узган атнада армиягә чакырылучыларны озату кичәсенә җыелган тантаналы чарада.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

З.Сәмигуллина.

Р.Исмәгыйлов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев