Саба таңнары

Сабага “спецназ” килде

Балалар - хокуклары яклануга аеруча мохтаҗ гражданнар.

Шул максаттан моннан ике ел элек Россия Федерациясе Президенты каршында балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасы да булдырылды. Быел Халыкара кеше хокуклары көне (10 декабрь) билгеләп үтелгәндә бу мәсьәләгә игътибар тагын да артты. Яклауга ныграк мохтаж балаларның хокуклары турында кайгыртып күрелгән чаралар аерым әһәмияткә ия. Шул исәптән акыл яисә физик үсеше ягыннан артта калган баланың аны ихтирам итүне тәэмин итә, үз-үзенә ышанычын арттыра һәм көнкүрешен җиңеләйтә торган шартларга куелырга тиешлеген һәркем таный. РФ Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе - "балалар спецназ"ы дип аталган инспекция тикшерүләре. Юристлардан, экспертлардан торган төркем төп басымны балалар учреждениеләренә, ятимнәргә ясый. Узган ел, мәсәлән, инспекция тикшерүләре белән федерация субъектларында 650дән артык балалар учреждениеләре колачланган. Балалар хокукларының бозылуына китергән эшчәнлекләре өчен 50дән артык вазифаи зат эшеннән азат ителгән. (Дәвамы "Саба таңнары"нда).

Ф.Мәүлетов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: