Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Азак сугышымы, әллә уен гынамы?

Россиядә Президент рейтингы төшү нефтькә бәяләр төшү белән янәшә атлый башлады. Вәзгыять болай өметсез булганда, лидерлар һәрвакытта да кечкенә генә бер җиңүле конфликт оештырып, патриотларга тамаша бүләк итәргә яраталар. Конфликтны үз урамнарыңда оештырганга караганда, күршеләр белән ызгышу хәер­лерәк.

Мондый чакта хәтта үзара мөнә­сәбәтләр киренке булган гаилә әгъзалары да бер йодрык булып берләшәләр. Ут күр­шеләр булган Украинада да шул ук хәл: сайлау якынлаша, халыкның кесә хәле исә шатланырлык түгел. Үткән ялда ике як та үз халкына тамаша бүләк итте: Керчь бугазында һәм Азак (Азов) диңгезендә хәл кис­кенләште. Иң башта Россиянең чик буе корабы “Дон” украин буксирын таранга алды: борыны белән аның ян кабыргасын төр­теп тиште. Киевның барлык мәгълүмат чаралары да шунда ук шау-шу кубардылар, Россияне ике ил арасындагы килешүләрне бозуда гаепләүләр яңгырады. Мәскәү ягы исә тәртип бозучы итеп кан кардәше булган халыкны атады. Ул гына да түгел, урыс хәрбиләре украин хәрби катерына ут ачып, хәлне тагын да кискенләштерде, аны кульминацион ноктага җиткерде.

 

Украи­наның Азак диңгезенә хакы барлыгын БМОда да, Европада да таныйлар, гадәт­тәгечә Россия агрессор буларак гаепләнә. Мәскәү ягы барлык документларны да үз телендә генә укый һәм үз кагыйдәләренә таянып кына аңлый. Мондый ике төрле уку булганда, конфликт котылгысыз инде, билгеле. Аннан соң Кремльдә украин хәрбиләрен Керчь күперенә һөҗүм оештырырга маташуда да гаеплиләр. Хәзерге вакытта Керчь бугазы Россия хәрбиләре тарафыннан бикләнгән, анда кораблар килеп бөялгән. Кырымга сузылган яңа кү­пернең ызгыш алмасына әвереләчәге күптән мәгълүм иде инде.

 

Украинаның рәсми хакимиятләре ул күпернең озак тормый җимереләчәге турында күпсанлы белдерүләр ясап өлгерде. Мәскәүдә исә андый игъланнардан көлде­ләр, күпернең мәңгелек итеп салынуы турында, украиннар әйткән як-якка һәм аска-өскә авышулар андый корылма өчен табигый булуы турында сөйләделәр. Янәсе, шулай уйнамаса, корылма тора алмас, уалып төшәр иде.

 

Хакыйкать, ихтимал, уртаданрак үтәдер: күпер, чынлап та, яңа техно­логияләр кулланып ышанычлы итеп төзел­гән, әмма ул урындагы үзгәлекләр нәти­җәсендә күперне җимерелмәс дип йөз процентка гарантияләп тә бетерү мөмкин түгелдер. Мәскәү ягы менә шундый хәл туа калса, украин ягының һөҗүменә сылтап, аска салам таратырга да тырыша торгандыр, мөгаен. Азак диңгезе һәм Керчь бугазы тирәсендәге шау-шу шуңа күрә ике якның сәяси амбицияләренә дә җавап бирерлек итеп оештырыла. Бер якның зәгыйфь булуы, көчле якка тантана итәргә, көчсез якка, дошманын рәхимсезлектә гаепләп, күз яшьләрен җиңгә сөртергә һәм яклау сорап халыкара оешмаларга чабарга мөмкинлек бирә. Эчке мәйдандагы проблемаларны тышкы яссылыкка күчереп тору өчен әлегә шул да җитә.

 

http://www.vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X