Саба таңнары

Последние новости

  • 2 июня 2014 в 08:56
    Кадетларга тиңнәр булмады
    Узган атнада Саба гимназиясе биләмәсендә янгын сүндерү машинасы күреп йөрәкләре "җу" итеп куючылар да булгандыр. Әмма бу очракта хәвефләнергә урын юк иде. Машина янында укучылар - район мәктәпләреннән утка каршы көрәшергә килгән укучылар - "Яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары" егетләре кайнашты. Бәла-казаларны җиңәргә яшьтән өйрәнергә кирәк. Шул максаттан оештырылган янгын сүндерү...
  • 2 июня 2014 в 06:00
    “Өлкәннәр клубы”на – 3
    Районда "Өлкәннәр" клубы оешып эшли башлавына өч елдан артык вакыт узган. Клубка аралашырга, вакытын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә теләгән өлкән буын вәкилләре һәр атнаның пәнҗешәмбе көннәрендә җыела. Ил агалары, хәл-әхвәл белешеп, үзара гәпләшеп кенә калмыйлар, җәмәгать оешмасы буларак, хакимияткә үзләренең фикер-тәкъдимнәрен дә җиткерәләр. Шул рәвешле, районның җәмәгать тормышын да...
  • 2 июня 2014 в 05:16
    Саба сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе
    Нурхан Дәүләтов фотолары.
  • 2 июня 2014 в 04:17
    Исәптә законсыз тору
    Район прокуратурасы апрель аенда үткәргән тикшерүләр барышында миграция өлкәсендә закон таләпләренең үтәлмәве фактларын ачыклады. Әйтик, Әрмәнстан Республикасы гражданнары А.Арутюнян һәм А.Исакованың миграция учеты турындагы закон таләпләреннән санга сукмыйча, Югары Шытсу авылында теркәлүләре, фактта Байлар Сабасында яшәүләре билгеле булды. Россия территориясендә яшәү кагыйдәләрен үтәмәгәннәре өчен район прокуратурасы аларга карата административ эш...
  • 2 июня 2014 в 04:10
    Сабада Сабантуйга бирнә җыйдылар
    Нурхан Дәүләтов фотолары.
  • 2 июня 2014 в 04:05
    Ялгышма, әни кеше!
    Районыбызда "Яшүсмер" комп­лекслы оператив-профилактика операциясе үт­кә­релде. Максаты балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, социаль яктан кыен хәлдәге гаиләләрдә үсеп килүче үсмерләрнең тормыш-көн­күреше шартларын тикшерү иде. Әти-әнисе аларны тәрбиялисе урында, хәмерне якынрак күрмиме, инспекциядә исәптә торучы яшүсмерләрнең тәрти­бендә уңай үзгәрешләр бармы - әнә шулар игътибарга алынды. Районда социаль яктан авыр шартларга...
  • 2 июня 2014 в 04:00
    Социаль чирләр чигенерме?
    Авыл җирлекләрендә халыкның сәламәтлеген кайгырту, төрле авырулардан профилактикалау-кисәтү бурычы фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләренә йөкләнгән. Чөнки кеше сәламәтлегендә тайпылышлар сизгән очракта иң элек медпункт ишеген шакый. 28 майда Мамадыш, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче, Балык Бистәсе районнарының фельдшер-акушерлык пункты мөдирләре һәм медицина хезмәткәрләренең "Социаль авыруларны профилактикалау" дигән темага күчмә конференциясе узды. Конференциянең гамәли...
  • 2 июня 2014 в 03:43
    Саба сәнгать мәктәбе укучылары тәбрикләнде
    Замирә Сәмигуллина фотолары.
  • 2 июня 2014 в 03:35
    Милләттәшебез Марат Башаров кабаттан гаилә корган
    Кичә, язның соңгы көнендә актер Марат Башаров өйләнде. Кәләш - актиса Екатерина Архарова. Ул Эммануил Виторганның туганнан туганының кызы. Туйны зурлап уздырмаганнар. Бәйрәмдә иң якыннар гына булган. ЗАГСтан соң Марат үзенең яңа кәләшен Мәскәү буйлап ак кабриолетта җилдергән. Правасы булау моңа комачауламаган, күрәсең. Маратның беренче генә өйләнүе түгел. Аның 9...
Реклама