Саба таңнары

Последние новости

  • 30 мая 2014 в 05:02
    Рәис Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация якташыбыз Шәүкәт Биктимеровның каберенә чәчәкләр салды [+фоторепортаж]
    28 майда Камал театрының күренек­ле артисты, СССРның халык артисты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге, ТРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, якташыбыз Шәүкәт Хәсән улы Биктимеровның вафатына ике ел булды.
  • 30 мая 2014 в 04:40
    Хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләүдә катнашачак техниканы сафка бастыру көн кадагына куелган
    Чүп үләннәре бөртекле культураларга караганда дымны һәм туклыклы матдәләрне күбрәк үзләштерә. Шунлыктан вакытында чәчүлекләрне тәрбияләү мөһим. Бүгенге көнгә 5800 гектар мәйданда чәчүлекләр гербицид белән эшкәртелгән. "Шытсу", "Юлбат", "Урта Саба", "Сатыш", "Явлаштау", "Кибәче", "Мичән" хуҗалыклары соя, бәрәңге, күпьеллык үлән мәйданнарында сугару эшләре алып бара. Хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләүдә катнашачак техниканы сафка...
  • 29 мая 2014 в 05:53
    Бүген районыбызның 306 укучысы рус теленнән имтихан бирә
    Унберенчеләрнең Бердәм дәүләт имтиханнары дәвам итә. Бүген районыбызның 306 укучысы рус теленнән сынау бирә. Математикадан (5 июньдә) - 303 егет-кызга имтихан тотарга туры киләчәк. Физиканы - 97, биологияне - 88 , чит телне -16, информатиканы - 27, тарихны - 54, химияне - 24, җәмгыять белемен 176 укучы сайлаган. Имтиханнар 11...
  • 29 мая 2014 в 05:26
    Татарстанда 13 яшьлек кыз асылынган
    Татарстанда Россия Тикшерү комитетының ТР буенча органнары тарафыннан 13 яшьлек кызның үз-үзенә кул салу факты буенча тикшерү уздырыла. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, фаҗига Бөгелмә районының бер авылында булган. Башлангыч мәгълүмат буенча, кыз опекага алган ир һәм ике туган абыйлары белән яшәгән,...
  • 29 мая 2014 в 04:57
    Сабада кырау төшәргә мөмкин, дип фаразлый синоптиклар
    Татарстанда куркыныч метеорологик күренешләр турында кисәтү игълан ителде. 30 майда республика территориясендә төнлә көнчыгыш һәм көньяк районнарда урыны белән туфракта 2 градус салкын көтелә. Иртәгә болытлы һава, явым-төшем юк. Төнлә температура 5-10 градус җылы, республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында 3-8 градус. Көндез температура 17-22 градус җылы тәшкил итәчәк. Казанда төнлә...
  • 29 мая 2014 в 04:20
    "Саба таңнары" журналисты ЮХИДИ инспекторлары белән төнге рейдта: "Акылсызлар табыла тора"
    Кояш баеп барганда полиция бинасы каршында хокук сакчыларының оператив киңәшмәдән чыкканын көтәм. - Нишләп торасың монда? - ди үтеп баручы таныш кеше.
  • 28 мая 2014 в 10:28
    Татарстанда мотоцикл зур тизлектә "КамАЗ"га бәрелгән: корбаннар бар [фото 18+]
    28 майга каршы төндә Нурлатның Линейная урамында "Урал" мотоциклы һәм "КамАЗ" катнашында коточкыч юл-транспорт һәлакәте була. ЮХИДИ биргән мәгълүматларга караганда, "Урал" зур тизлектә "КамАЗ"ның прицебына килеп бәрелә. Мотоциклның шоферы һәм пассажиры һәлакәт урынында ук җан бирә. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре алып барыла. Чыганак: Интертат.ру.
  • 28 мая 2014 в 09:33
    Районда мәк һәм киндер үскән урыннарны ачыклап, юк итәләр
    Татарстан Республикасында 12 майдан башланган "Мәк - 2014" оператив-профилактик опе­ра­циясе бара. Аның беренче этабы 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Максаты - кыргый рәвештә, шулай ук шәхси хуҗалык бакчаларында мәк һәм киндер үскән урыннарны ачыклау, аларны юк итү, чыгышы үләннән булган наркотикларны легаль булмаган базарга кертергә юл куймау. Операция чорында гражданнарга...
  • 28 мая 2014 в 06:09
    Аккүл-Бигәнәй авылында яшәү­че Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Зәйнетдинов 90 яшен тутырды
    Аккүл-Бигәнәй авылында яшәү­че Габдулла Зәйнетдинов май аен аеруча дулкынлану, күңел җилкенүе белән көтеп ала.
  • 28 мая 2014 в 05:48
    Татарстанда кабат йорт хайваннарына билгесез җәнлек һөҗүм итә
    Тукай районындагы Сосновый Бор бистәсенең Ефимов урамындагы берничә ихатада тавыкларны буып чыкканнар. Кайсы хуҗалыктан 30, кайсында 40 кош үлгән. "Тикшерү үткәрелде. Хуҗаларның чыгымнарын хәзер беркем дә каплый алмый. Мондый күңелсез хәлләр булмасын өчен, кош-кортларын, гомумән, малларын төнгә ачык урында калдырмасыннар, сарайга япсыннар иде. Бу һәр авыл җирлегенә дә кагыла", -...
Реклама