Саба таңнары

Последние новости

  • 29 февраля 2012 в 04:57
    ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘР УЙНАСЫН ИДЕ
    Соңгы елларда районыбыз хоккей спортында күп кенә үзгәрешләр булды. Боз сарае төзелде, зур суммалар тотылып, авылларда хоккей мәйданчыклары булдырылды. Барлык авыл командаларына хоккей киемнәре һәм профессионал кәшәкәләр бушка бирелде. Бу зур чыгымнарның Саба муниципаль районы башлыгы теләктәшлегендә үз районыбыздан хоккей спорты осталары тәрбияләнсен, үссен өчен, авыр финанс кризисы чорында тотылуын...
  • 29 февраля 2012 в 04:50
    МӘДӘНИЯТ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
    19-20 февраль көннәрендә район мәдәният йортының "Сәйлән" фольклор төркеме (җитәкчесе Энҗе Нурисламова) "Татарстан Яңа гасыр" телеви­дениесенең "Аулак өй" тапшыруында чыгыш ясады. Алар халкыбызның милли бизәкләреннән булган "Кияү мунчасы" йоласын һәм Нәүрүз бәйрәмен сәхнәләштерделәр. Тамашаны карау өчен "Татарстан - Яңа гасыр" ("ТНВ") телевидение каналы программасыннан "Аулак өй" чыгарылышы көнен игътибар белән...
  • 29 февраля 2012 в 04:39
    ТЕЛ БЕЛГӘН – ИЛ ГИЗГӘН
    Бүгенге заман укучысы өчен ана теле белән рус телен белү генә җитми. Дөнья капкасын шаку өчен яшь буынның инглиз телендә дә сөйләшә алуы кирәк.
  • 29 февраля 2012 в 04:23
    ТОРМЫШ ЯМЕ – РИЗЫК БЕЛӘН
    Район кулланучылар җәмгыятенең Саба "Аш-су" җәмгыяте базасында "Татпотребсоюз" идарәсенең 2011 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга һәм агымдагы елга бурычлар билгеләүгә ба­гышланган семинар-киңәшмә булды.
  • 28 февраля 2012 в 05:32
    ШӘМӘРДӘНДӘ КҮЗЛЕ ИТӘЛӘР
    Өченчекөн Саба районына рәсми эш визиты белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Парламент башлыгы иң элек Шәмәрдәндәге җаваплылыгы чикләнгән"Алкоторг" һәм "СМиТ" җәмгыятьләре җитештерү мәйданчыклары белән танышты.
  • 27 февраля 2012 в 09:24
    ИКЕ ДУЛКЫН КУШЫЛДЫ
    Узган җомгада район тамашачысы район полициясе һәм "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе" коллективлары чыгышын алкышлады. Ике коллектив бергә бай программалы концерт номерлары белән халыкның рухи дөньясына яңа бизәк өстәде. Район хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов ике коллективка рәхмәтен белдерде һәм яңа уңышлар теләде.
  • 27 февраля 2012 в 09:18
    ЭШМӘКӘРЛЕК СОРАУЛАР ТУДЫРСА...
    Татарстан Республикасы инвестиция үсеше агентлык җитәкчесе Л.Г.Якупов һәр айның беренче чәршәмбесендә 15-16 сәгатьләрдә эшмәкәрләрне видеорежимда кабул итүне үткәрәчәк. Эшмәкәрлек эшчәнлегенә кагылышлы сораулары булган граж­даннарның Саба муниципаль районы башкарма комитетына 2-40-99 телефонына хәбәр итүләре сорала. Билгеле булганча, Агентлык кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән "Лизинг-грант", "Социаль бизнес" грантлары, "инновацияләр һәм технологик...
  • 27 февраля 2012 в 09:15
    СОҢГА КАЛА КҮРМӘГЕЗ
    2012 елның 1 гыйнварыннан биналар, корылмалар, тәмамланмаган төзелеш объектларын дәүләт исәбенә алуның Россия Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы (14.10.2011 ел, №577) белән расланган яңа тәртибе үз көченә керде. Шушы уңайдан капиталь төзелеш объектлары хуҗаларына әзер техник паспортлары булып та, моңа хокук теркәлмәгән очракта кадастр паспорты алу өчен 2012 елның 31 мартына...
  • 27 февраля 2012 в 06:04
    ИСКЕ МӘКТӘПЛӘР ЯҢАРА
    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары белән (30.01.2012 ел, №126) белән 2012 елда бюджеттан бирелгән акча хисабына капиталь ремонтланачак мәктәпләрнең исемлеге расланды. Нигездә 30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән мәктәп биналары төзекләндереләчәк. Гамәлдә йөздән артык укучысы булган белем бирү учреждениеләренә өстенлек биреләчәк. Безнең районда капиталь ремонт исемлегенә Саба гимназиясе кертелгән.
  • 27 февраля 2012 в 06:01
    “ТЕРЛЕК АСРАМАСАҢ, АВЫЛДА ЯШИСЕ ЮК”
    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында 2011 елгы эш нәтиҗәләренә йомгак ясауга багышланган күчмә коллегиясе шушы көннәрдә Мамадыш районы базасында узды. Хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләренә видеорежимда трансляцияләнгән утырышта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың 2011 елгы авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә...
Реклама