Саба таңнары

Последние новости

  • 27 февраля 2012 в 05:09
    ДЕКЛАРАЦИЯ БИРЕР ЧАК
    2011 ел көченә керү белән, традицион дек­ларация кампаниясе башланды. Дөрес, бары хезмәт хакы гына алучылар моны сизми. Ә менә эшмәкәрлек эшчәнлегеннән һәм шәхси практика белән шөгыльләнүдән керем алучылар мөстәкыйль рәвештә табышлары өчен исәп-хисап тотарга һәм салым күчерергә тиешләр.
  • 27 февраля 2012 в 04:28
    БАТЫРЛЫК ТУРЫНДА
    Февраль хәрби - патриотик вакыйгаларга бай ай, ул кадет мәктәбендә дә зур чаралар белән узды. Шундыйларның берсе - "Сезнең батырлык гасырларда яшәр" дигән исем астында район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды. Китапханәче Г. Мостафина 7-8 сыйныф укучыларын районда туып үскән дүрт Советлар Союзы героеның тормыш юлы белән таныштырды.Укучылар арасында...
  • 27 февраля 2012 в 04:26
    СӘЛАМӘТ ЯШӘҮНЕ – КЕЧКЕНӘДӘН
    Безнең "Әллүки" балалар бакчасында туган телебез белән беррәттән, рус телендә дә сәламәтлек темасын чагылдырган төрле чаралар, бәйрәмнәр, эстафета уеннары, күңелле стартлар даими үткәрелеп тора. Әйтик, шундый чараларның берсе "Мин үзем һәм сәламәтлегем турында нәрсә беләм?" дигән исем астында узды. Балаларыбыз үзебезчә "анатомичка" дип йөртелүче бүлмәгә сәяхәт кылып, кеше гәүдәсе макеты...
  • 27 февраля 2012 в 04:19
    ИҢ ШӘП ӘЙДӘМАН
    Шушы көннәрдә Балалар иҗат үзәгенең актлар залында "Иң шәп әйдәман" ("Замечательный вожатый") респуб­лика конкурсының район этабы үткәрелде. Әйдәман - балаларның ялын мавыктыргыч итеп оештыручы һәм һәр яктан сәләтле укучы ул.
  • 27 февраля 2012 в 04:01
    ИҢ ШӘП ӘЙДӘМАН
    Шушы көннәрдә Балалар иҗат үзәгенең актлар залында "Иң шәп әйдәман" ("Замечательный вожатый") респуб­лика конкурсының район этабы үткәрелде. Әйдәман - балаларның ялын мавыктыргыч итеп оештыручы һәм һәр яктан сәләтле укучы ул. Бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив тугыз әйдәман: Илүзә Шәвәлиева (Түбән Шытсу урта мәктәбеннән), Владислав Петров (Икшермә), Зөһрә...
  • 27 февраля 2012 в 03:53
    ТАБЫШЛЫ ЕЛ БУЛСЫН
    Район хуҗалыкларында отчет җыелышларының соңгылары "Шытсу", "Ныр­ты", "Алтын Саба-М" җәмгыятьләрендә төгәл­ләнде. Һәр тармак белгече, еллык эшчәнлегенә анализ ясады. 2012 елны һәр хуҗалыкта табыш белән төгәлләү максат итеп куелды. Иң куанычлысы: авыл хуҗалыгының һәр тармагы югары белемле белгечләр белән тәэмин ителгән һәм хезмәт хаклары тоткарлыксыз түләнә. "Шытсу" җәмгыятендә баш бухгалтер Наилә...
  • 27 февраля 2012 в 03:47
    ГЕЛ ПРИЗЛЫ УРЫННАРДА
    18-19 февральдә Балык Бистәсендә җәядән ату буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Әлеге бәйгедә Саба районыннан Инсаф Зарипов - 2нче, Илүсә Миңнебаева, Илнур Тимергалиев 3нче урыннарны яуладылар (тренерлары А.Нигъмәтҗанов). Ә Балтачта шахмат буенча үткәрелгән республика турнирында Шәмәрдәннән Марат Закиров - 2нче, Тимур Нигъмәтуллин 3нче урыннары алдылар. Саба районы шахматчылары 24 команда...
  • 22 февраля 2012 в 11:40
    АРМИЯДӘ ХЕЗМӘТ ИТӘ...
    Армия егетләрне физик яктан чыныктырып кына калмый, хисләрен дә чарлый, күңелендә шигырь туа торган кешегә әйләндерә икән. Түбән Утар авылыннан хәзерге вакытта Чиләбе өлкәсендә хәрби бурычын үтәүче Алинур Шәяхмәтовның да өенә җибәргән шигырьләре инде байтак булган. Алар­ны укып егетнең әлегә бик кыска тормыш юлы белән дә танышырга, солдат хезмәтен дә...
  • 22 февраля 2012 в 11:21
    ИСЕМЛЕКТӘ – ЯҢА ТОВАРЛАР
    2011 елның 10 ноябрендә Рос­сия Федерациясе­ Хө­күмәте Карары белән (10.11.2011 ел, №924) техник яктан катлау­лы­ товарларның яңа исемлеге расланды. Җитешсезлеге барлыгы ачыкланган очракта кулланучы таләбе буенча икенчесе белән алыштырылырга тиешле товарларның элеккеге исемлеге гамәлдән чыгарылды. Бу исемлеккә җиңел очкычлар, машиналар, мотоцикллар, мотороллерлар, электр дви­гательле транспорт­ ча­ралары, тракторлар,­ мотоблоклар, авыл ху­җалыгы...
  • 22 февраля 2012 в 09:11
    ӘТИСЕ ҮРНӘГЕНДӘ
    Кичке шәфәкъ нурлары сүнәргә дә өлгермәде, Иләбәр авылында яшәүчеләр клубка килә башлады. Шулай булмыйча, Кызыл Мишә үзешчәннәренең "Хезмәтемдә юлдаш җыр һәм бию, тормышымда юлдаш моңлы көй" дип исемләнгән иҗат концерты булачагы турында игълан берничә көн күңелне ашкындырып торды. Кичәне мәдәният йортына мөдир итеп ике ай элек кенә билгеләнгән Сүрия Гаттарова...
Реклама