Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Район яңалыклары

    • 25 гыйнвар 2020 - 12:19
      Ислам дине нигезләре буенча дәресләр
      Сатыш авылы мәчетендә, балалар, урта һәм олы яшьтәге хатын-кызлар өчен Ислам дине нигезләре буенча дәресләр оештырыла. Дәрестә: Гәрәп алфавиты һәм Корьәнне уку кагыйдәләре, намаз, ураза, тәхәрәт кылу тәртипләре кергән. Дәресләрдә теләге булган һәр кеше катнаша ала.
    • 24 гыйнвар 2020 - 15:08
      Лесхоз мәдәният йортына экскурсия
      22 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ләйсән» балалар бакчасы белән берлектә Лесхоз авыл мәдәният йортына культпоход оештырдылар һәм үткәрделәр.
    • 24 гыйнвар 2020 - 11:17
      Почтамтка җитәкче кирәк
      Районның эре һәм урта предприятиеләре хезмәт коллективларында 2019 ел йомгакларына һәм 2020-2021 елларның план чорына бурычлар билгеләүгә багышланган җыелышларның чираттагысы кичә районара Саба почтамтында булды.
    • 24 гыйнвар 2020 - 10:53
      Өлкәннәр – медиклар игътибарында
      «Демография» илкүләм проекты кысаларын­да 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне махсус ав­то­мобильдә медицина учреждениеләренә тик­шерүгә йөртү дәвам итә. Узган елда район үзәк һәм Шә­мәрдән участок хастаханәләрендә өлкән яшьтәге 961 кешегә медицина тикшерүен уздырганнар. Өл­кән яшьтәгеләр үзләренә күрсәтелгән игътибардан бик канәгать булуларын белдерәләр.
    • 24 гыйнвар 2020 - 09:19
      Сорауларыгызны әзерли торыгыз
      Киләсе атнадан авыл һәм шәһәр җирлекләрендә 2019 елда башкарылган эшләргә хисап тотуга багышланган җыеннар башланып китәчәк. Халык белән беренче очрашу 28 гыйнварда Ике басу Арташ мәдәният йортында була. Шул ук кичтә Олы Кибәче (17.00сәг.), Иске Икшермә (19.00 сәг.) авыл җирлекләрендә җыеннар үткәрелә. Очрашулар барышында узган җыелышларда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәл ителеше тикшерелеп, яңа тәкъ­димнәре тыңланачак. Сорауларыгызны әзерли торыгыз.
    • 24 гыйнвар 2020 - 08:04
      Парк төзеләчәк. Исеме ничек булыр?
      Сабабызда иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы нигезендә тагын бер зур проект тормышка ашырылу алдында тора.
    • 23 гыйнвар 2020 - 14:56
      Саба районының 90 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара
      Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Саба районының 90 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган әңгәмә һәм рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар туган як турындагы хикәяне игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сораулар бирделәр, аннары бу темага рәсем ясадылар. Бер атнадан конкурска йомгак ясыйбыз.
    • 23 гыйнвар 2020 - 13:04
      «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ЛФК дәресләре
      Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы Терехина Налия Мансуровна, социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрә. Әлеге күнегүләр ярдәмендә гомум физик һәм психик хәл яхшыра, мускулларның, буыннарның, сеңерләрнең, кан тамырларының, капилляр һәм нерв күзәнәкләрнең нормальләшүе күзәтелә.
    • 23 гыйнвар 2020 - 10:30
      "Иң шәп әйдаман-2020" конкурсы
      22 январь көнне, Балалар иҗат үзәге базасында "Иң шәп әйдаман-2020” республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Уку елы дәвамында отряд әйдаманнары үзләренең шефлык отрядларында уза торган барлык чараларда оештыручыларыларның ярдәмчеләре генә түгел, ә күп кенә чараларны мөстәкыйль рәвештә оештырып үткәрүчеләр дә.
    • 23 гыйнвар 2020 - 08:48
      «Сезнең күңел беркайчан да картаймасын»
      Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл клубында авылыбызның өлкән яшьтәге активистлары өчен «Сезнең күңел беркайчан да картаймасын» дигән ял кичәсе үткәрелде.
    • 23 гыйнвар 2020 - 07:55
      2020нче ел сезонының мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты
      21 нче гыйнвар көнне Саба муниципаль районының мини-футбол буенча чемпионатын ябу тантанасы булып узды.
    • 22 гыйнвар 2020 - 17:39
      “Созвездие-Йолдызлык-Саба-2020”
      21 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-Саба-2020" эстрада сәнгате район фестиваленең зона сайлап алу турларына старт бирелде, анда Шекше, Явлаштау, Мишәбаш, Иштуган, Иләбәр, Мичәнбаш, Кырбаш, Курсабаш, Түбән Утар, Шәмәрдән, Сәрдә авылларыннан килгән алтмыштан артык егет һәм кыз катнашты.
    • 22 гыйнвар 2020 - 16:27
      Ш.З.Зиннуровны искә алу декадасы
      МБГБУ “Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә үзенең 21 ел гомерен район мәгариф идарәсен җитәкләүгә багышлаган шәхес- Шамил Зиннур улы Зиннуровны искә алу ункөнлеге үткәрелде.
    • 22 гыйнвар 2020 - 13:40
      ЯХШЫДАН ҮРНӘК, ЯМАННАН ГЫЙБРӘТ АЛ
      16 гыйнварда балигъ булмаганнар эшлә­ре һәм аларның хокукларын яклау комис­сия­сенең чираттагы утырышының көн тәртибенә барлыгы 13 материал кертелгән иде.
    • 22 гыйнвар 2020 - 13:27
      Шәхси хуҗалык – өстәмә акча
      2018 елда шәхси хуҗалыклар сөт җыйнаучыларга 74497 литр продукция тапшырса, 2019 елда аның күләме 76445 литрга җитте. Сөт сатып алу бәяләре җәйге айларда уртача 18,50-19 сум тирәсендә тир­бәлде. Ноябрь аеннан литры 21 сумга күтәрелде (сөт җыйнаучыларда төрлечә булырга мөмкин). Сыерлар саны бер ел эчендә нигездә артмады һәм кимемәде, 2557 баш тирәсе тәшкил итте.
    Реклама