Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

ВОЛОНТЕРЛАР САФЫНА АШЫК!

Саба аграр көллият базасында ТР Хезмәт, халыкны эшкә урнаштыру һәм социаль яклау министрлыгы каршында эшләп килүче төбәкара ирекле волонтерлар хәрәкәтенең Алабуга шәһәре үзәге координаторлары Роберт Халиков һәм Артур Айтуганов укулар оештырдылар. Укуларда Саба гимназиясе, кадет-интернат мәктәбе укучылары һәм аграр көллият студентлары катнашты.

 

Волонтерлар хәрәкәтенең максаты әйләнә-тирә­дәгеләр күңелендә шәфкать хисе уятуга, кешеләрне изге эшләргә тартуга юнәлдерелгән. Волонтерлар тарафыннан үткәрелә торган чаралар белән видеослайдлар аша танышу да үтемле булды. Мәсәлән, аларның тәмәке тартуга каршы протест акцияләре үткәргәндә, урамнан тәмәке төтене суырып атлаучы хатын-кызларны, ир-атларны, яшүсмерләрне туктатып, тәмәкенең зарары турында аңлатулары - үзе зур батырлык.

Волонтерлык эше укуларында укучылар бик теләп катнаштылар, тренинглар зур активлык белән узды. Соңыннан үз араларыннан тавыш бирү юлы белән районда ирекле волонтерлык хәрәкәте оешмасының координаторы сайланды. Иң күп тавыш Саба гимназиясенең IX сыйныф укучысы Алинә Хәбибрахманова кандидатурасына бирелде. Волонтерның тәрҗемәсе риясыз игелек кылу дигәнне аңлата. Ягъни игелек эшлә дә, суга сал, халык белмәсә, балык белер, балык та белмәсә, Ходай белер, дигән тирән мәгънәгә ия. Син, башкаларга изге гамәлең белән ярдәм итә аласың икән, куанырга кирәк, димәк, гомерең бушка узмаган.

Г.Галимуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X