Саба таңнары

"Әгәр әтиебез исән булса, быел август аенда аңа 60 яшь туласы иде..."

Вәсилә Фәттахова башкаруында «Әтиемә» җырын ишеткән саен күңелләр тулып, елыйсы килә башлый. Мин 24 яшемә кадәр әти сүзен әйтә алуым белән бәхетле идем.

Идем дим, чөнки моннан 4 ел элек сөекле әтием, барыбызны да ятим итеп, бу дөньядан вакытсыз китеп барды. Без моны бик авыр кичердек. Ничек болай килеп чыкты соң әле? Аяз көнне яшен суккандай булды. Тормышның кадерен белеп яшәгән, эшен, балаларын яраткан шундый кеше кинәт кенә китеп барсын әле...

Ел саен гаиләдә туган көннәребезне үткәрү йоласы бар иде. Абыем да, мин дә мәктәп укучылары әле ул вакытта. Әтинең Сабада яшәүче бертуган апасы балалары белән туган көнгә киләләр. Мин, туган көн тагын да җанлырак, күңеллерәк булсын дип, «Угадай мелодию» тапшыруы әзерлим (ул вакытларда бик популяр тапшыру иде), музыкасын да үзем көйләп торам. Уенда катнашырга, иң беренчеләрдән булып, әти теләк белдерә. Аның чын күңелдән җанланып уйнап утыруын әле хәзер дә истәлеккә калсын дип төшергән видеотасмадан сагынган саен алып карыйбыз. Гадәттә ул уен барышында суперфиналга кадәр килеп җитә иде һәм шуңа балаларча шатлана иде. Шундый бала җанлы иде шул. Хәтта урамда очраган бала-чагаларның башларыннан сыйпап узмыйча үтеп китми иде. Беренче оныгы тугач та, шул бала яныннан китмичә: «Их, шушы бала исләренең тәмлелекләре», - дип әйтә иде. Без ялга - Сабага кайтканда, миңа чылтыратып: "Кызым, берүк баланы мунчага кертә күрмә, хәзер, озак тормыйм, кайтып җитәм, үзем кертәм баланы", - дип әйткәне истә калган.

Университетта укыганда төркемдәш кызларга киңәшләр кирәк булса: "Алия, әтиеңнән сора әле, ул нәрсә дип әйтер икән?" - дип мөрәҗәгать итәләр иде. Алар миңа шундый әтием булганга бераз көнләшебрәк тә карыйлар иде, чөнки әти үзен гел гади тотты. Минем янга уку йортына килгәндә дә, туңдырмалар алып килеп, кызларны сыйлый иде. Бәйрәм көннәрендә Казаннан безгә кунакка кайткан кызларның: "Синең әтиең бигрәк гади, бала җанлы, ул чынлап та җитәкче кешеме соң? Җитәкче кешеләр гадәттә үзләрен эре тоталар", - дип әйткәннәре әле дә истән чыкмый. Әйе, үзе гади, үзе гали иде шул минем әти. Нинди генә киңәш кирәк булмасын, иң беренче аңа чылтырата идем. "И-и, кызым, бу да булдымы проблема? Синдәге проблема миндә булса иде", - дип күңелне күтәрә иде. Психолог та иде ул, кешене үтәли күрә дә белә иде. Минем хәзер мәктәптә психолог булып эшләп китүемә дә этәргеч биргәндер, гәрчә мин үзем мәдәният университетын тәмамлап, шул өлкәдә эшлисе кеше идем. Үзе педагог булгач, мине дә укытучы итеп күрәсе килгәндер инде. Унберенче сыйныфка җиткәч мине Казан дәүләт педагогика университетының чит телләр факультетына керергә үгетли башлады. Миндә исә балачактан актриса буласы килү хыялын тормышка ашыру уе. Ничек итәсе иттем, әти-әнинең үгетләүләренә каршы килеп, үзем теләгән уку йортына юл тоттым. Әмма югарырак курсларга җиткәч, күңелемдә укытучы булу хыялы кузгалды. Мөгаен, геннар үзенекен иткәндер. Үзем дә сизмәстән, икенче югары белем алып, укытучы булып куйдым. Эш урынымда да бу ике белемем «иш янына куш булып» куя. Тик, ни кызганыч, әти генә минем укытучы булып эшләвемне күрә алмыйча китте. Күрсә, минем өчен чиксез шатланыр иде. Уйлап карасаң, әтинең Укытучылар елында үлүе юкка түгелдер. 2010 ел Укытучылар елы дип игълан ителгәч, әй, шатланган иде. Яңа идеяләр белән яна башлады. Саба районында укытучылар елын матур итеп үткәрү турында уйланды. Тик хыялы тормышка ашмый калды.

Әтием динне бик хөрмәт итте. Ел саен Рамазан аен түземсезләнеп көтеп алды. Уразаның бер көнен дә калдырмаска тырышып тота иде. Игелекле гамәлләр эшләргә ашкынды, туганнарына һәрдаим булышып торды. Бик туган җанлы иде ул. Гаиләдә төпчек бала булгангамы (6 бала үскәннәр), һәрбер туганының хәлен белеп, кунакларга чакырып, әти-әнисенең хәер-фатихасын алып китте. Әгәр әбием әтине катырак яратты дисәм, туганнарым миңа үпкәләмәсләр, чөнки әти бик ана җанлы булды. Әнисе авырып урын өстенә калгач, врачларны чакыртып, яныннан да китмәде. Хәзер үзем уйлап куям: минем дә бит ике малаем үсеп килә, әтинең әнисенә күрсәткән игелекләрен миңа да улларымнан күрергә язсын иде дип телим.

Гадәттә кызлар булачак ирләрен әтиләренә охшатып эзлиләр диләр. Мин дә булачак иремнең әти кебек булуын теләдем. Аллага шөкер, иптәшем белән әйбәт кенә, бер-беребезне аңлап яшәп яткан көнебез. Тик әти генә минем кияүгә чыгуымны "авыр кичерде". Ничектер мине - яраткан кызын кияү дигән кешегә бик яшьли биреп җибәрәсе килмәде. Бары тик икенче тапкыр сорап килгәндә генә ризалыгын бирде. "Кызым, син дә шулай үсеп җиттеңмени? Кай арада гына узды соң бу гомер, әле генә сабый бала идең бит», - дип көрсенеп куйды. Туебызда да тост әйтергә дип микрофон сузгач, бик озаклап минем балачагымнан алып хәзергесе көнемә кадәр сөйләде. Ул сөйләгәндә күзләреннән тамган яшь тамчылары әле һаман күз алдымнан китми. Ул минем өчен әти генә түгел иде шул.

Әтием үзе җор телле, аралашучан булгангамы, дуслары да күп иде. Мәгариф министрлыгында да яраттылар аны. Хәзер дә искә алып, сагынып сөйлиләр. Беркайчан масаеп йөрмәде, без - балаларына дөрес тәрбия бирде.

Шундый әтиле булып үсүемә Ходаема мең рәхмәтле мин. Хәзер дә кабере янына килеп, үзем белгән догаларны эчемнән укып, әтиемә рәхмәтләр әйтәм. Без - балаларының тормышта үз урыннарыбызны табуыбызда әтинең өлеше чиксез зур.

Әгәр әтиебез исән булса, быел аңа август аенда 60 яшь туласы иде. Ахирәттә үзенә тынычлык алып, безнең өчен горурланып, шатланып ятса иде дим.

Алия Гайфуллина (Зиннурова).

http://www.tatyash.ru/

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: