Саба таңнары

Аллаһы Тәгалә ипи туклыгыннан аермасын

Сугыш чыкканда алар балалар гына иде... Әмма каһәр суккан бу афәт алар язмышына да үтеп керде, татлы хыялларын җимерде, сабыйлык бәхетеннән мәхрүм итте. Ут эченә кермәсәләр дә, сугыш михнәтен нык татыдылар: өлкәннәр белән авыр хезмәттә ватылдылар һәм иң яманы – ач үлем белән күзгә-күз очраштылар...

     Байлар Сабасында яшәүче Ленина апа Ракова да әнә шул дәһшәтле сугыш чоры баласы. Гомер буе балаларга белем һәм тәрбия биргән мөхтәрәм затның сугыш елларына бәйле хатирәләре әллә ни күп булмаса да, гомере буе күңелендә йөрткән аерым истәлекләре бар. Район үзәк китапханәсендә “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...” проекты кысаларында узган чараларда да, балалар белән очрашуларда да Ленина апа ул хатирәләре белән бик теләп уртаклаша, ул сөйләгәннәр яшьләр өчен гыйбрәт буларак та, киләчәк тормышлары өчен үгет-нәсыйхәт кебек тә яңгырый.

“Мәктәптә укыткан чорда бу дәх­шәтле көнне искә алмый калган вакыт булмагандыр. Класс сәгатенә сугыш ветераны Тәскирә апа Бибарцеваны чакыра идек. Ул фронтта күргәннәре белән уртаклашса, мин сугыш урлаган балачагыбыз турында сөйли идем”,- ди Ленина апа.

Тумышы белән республикабызның Ютазы якларыннан Ленина апа. Гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә ул.

                     

“Миннән алда туган Вил абыем үлгәч, кызлар арасында бердәнбер ир бала Ирек абыем гына калган. Әни яңадан бәбигә узган. Хастаханәгә баргач, карынындагы яралгының ике булуы ачыкланган. Әни бу хәбәрдән  каушавыннандыр инде, тавышын югалткан. Әти белән әни ир бала көткәннәр, ә без берьюлы ике кыз туганбыз. Бу куркыныч репрессия заманнары бит, әти миңа – Ленина, икенче сыңарыма Сталинның кызы Светлана исемен кушканнар. Әмма 2 яшь тулып киткәч туганым вафат булган. Күз тиде дип әйтә иде әни. Бездән соң тагын бер кыз туган, аңа да Светлана дип  кушканнар, ул да кыска гомерле булып чыккан. Тагын бер кызыбыз тугач, аңа Флүрә дип исем кушканнар, Аллаһка шөкер, ул озын гомерле булды. Без әти белән әнигә барлыгы 9 бала булганбыз. Ачлыкны да, юклыкны да күп күрдек. Әти гомере буе җитәкче урыннарда эшләгәч, гаиләбез белән шактый еллар бер җирдән икенче җиргә күченеп йөрдек. Сугыш башланганда миңа 7 яшь тә юк иде әле. Мин  1  класста укыганда әтине Чүпрәлегә билгеләделәр. Әти алдан барып урнашкан иде, ә без әни белән булган бар мал-мөлкәтебезне капчыкларга тутырып поезд белән киттек. Вагоннарда урын юк. Тамбурда басып барабыз, вагонның ишеге  фанерадан иде дип истә калган. Төнлә бер тукталышта шул ишекне ватып, капчыкларыбызны талап алып чыгып киттеләр. Әни русча белми, безнең өчен куркып,  өзгәләнеп, “дитиии!” (дети-ред.) дип кычкырганын хәтерлим. Сугыш вакытында мородерлык чәчәк атты, урлыйлар, бернәрсәне калдырмыйлар иде. Бөтен кеше ач, хәерче. Без Чүпрәлегә барып урнаштык. Яшәргә йорт бирделәр. Ул көз айлары булгандыр инде. Менә кыш җитте. Ә мин укырга йөри алмыйм, чөнки аягыма кияргә юк. Әти җитәкче булса да, юклыкны күп күрдек. Бервакыт әти итек алып кайтты миңа, ләкин...урамда  тамчы тама башлаган иде инде. Тагын уку тукталды.  Укытучыбыз 7 класс белемле яшь хатын, өстәвенә кечкенә баласы бар. Ничек укыганбыздыр, белмим. Безне өйдә дәрес хәзерләтүче юк. Әти 4 класс, әни ике класс белемле иде. 1947 елда тагын Буага күчендек. Минем белем алуга омтылыш зур булган, 7 классны тәмамлгач, Буа ветеринария техникумына укырга кердем. Сугыштан соң да бик авыр еллар булды. Ипигә тамак туймады, өскә кияргә юньле кием юк иде. Менә шуларны балаларга сөйләгәч, шаккатып тыңлап торалар кайберләре. Әти-әниләрегезнең, укытучы апаларыгызның сүзләрен тыңлагыз, бүгенге чәчәк кебек матур  тормышыгызның кадерен белегез дип тә сөйлим үзләренә. Үзем дә бүгенге якты, имин, җитеш тормышларны күрә алганыма хисапсыз шөкерләр кылам”, –  ди Ленина апа.

Язма героебыз Саба якларына ничек килеп чыккан соң дигән урынлы сорау туарга мөмкин.  Ветеринария белгечен 1956 елда махсус  юллама белән  безнең районга эшкә җибәрәләр. Башта бик ярлы, шыксыз, юлсыз булып тоелган Саба тора бара аның өчен киләчәк язмышын бәхетле иткән иң ямьле төбәккә әйләнә. Төп эшеннән бушаган арада мәктәптә югары сыйныф укучылары өчен “Терлекчелек һәм үсемлекчелек” фәненнән дәресләр бирә, читтән торып педагогик белем үзләштерә һәм алдагы тормышын тулысынча мәгариф эшенә багышлый. Мәктәптә 32  ел укытып, 8 башлангыч класс әзерләп чыгара Ленина Гаделхак кызы.  Ленина апа – безнең элекке  хезмәттәшебез  Револь Габдулла улы белән  (урыны җәннәттә булсын) 60 елдан артык тигез гомер кичерделәр, 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Тормышта зур сынаулар, югалтулар күрсә дә, Ленина апа күңел көрлеген югалтмаган. Йомшак сүзле, бик сабыр, гел елмаеп кына сөйләшүче укытучы апаларының өендә элекке укучылары да еш кунак булалар.

“Инде илләр тыныч булсын,сугыш афәте кабатланмасын, Аллаһы Тәгалә ипи туклыгыннан аермасын”,– ди ветеран.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: