Абунә - 2018
Игътибар: газетага язылучыларга бүләк

Хөрмәтле абунәчеләребез! Сезнең өчен, бары тик сезнең өчен бүләкләр уйнатуда катнашуга квитанцияләр кабул итүне дәвам итә. Спонсорларыбыз “Каймак” һәм “Ипи-Ипекәй” җәмгыятьләре сөендерәчәк. Әлеге оешмалар цехларында эшләнгән продуктлар куллану базарында үз урынын тапты. “Каймак” авыл хуҗалыгы кооперативы сөт продуктлары – катык, майлы һәм майсыз эремчек, тиз өлгерә торган "Адыгея" сортлы сырны сатуга чыгара. “Ипи-Ипекәй” җәмгыятенең икмәк-булка, кулинар-кондитер әйберләре дә Шәмәрдәндә һәм күрше-тирә авылларда яшәүчеләр табынында үз урынын алды. Шушы спонсорларыбыз әзерләгән призларны отарга теләүчеләргә 2018 елның икенче яртысына “Саба таңнары”на язылып, квитанциясен (яки күчермәсен) редакциягә җибәрергә кирәк. Бәхет һәркемгә елмаерга мөмкин. Отмаучылар да берни югалтмый: аларга ярты ел буе район тормышы турында мәгълүмат чыганагы – “Саба таңнары” газетасы килеп торачак. Ике эшне бер урында хәл итәргә дә, ягъни редакциядә дә газетага язылырга була. Бәясе 672 сум.