Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы

07.01.2017 00:10 | Кичә, бүген, иртәгә Печать

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы

Хөрмәтле райондашлар!

 Сезне Раштуа  бәйрәме белән  чын күңелдән котлыйм!

 Бу бәйрәмдә православие христианнары киләчәккә үзләренең иң матур планнарын коралар, чөнки ул һәркемгә өмет, ышаныч, шәфкатьлелек алып килә. 

Күңелләрегез аклыкка-сафлыкка күмелсен, кылган яхшылыкларыгыз үзегезгә әйләнеп кайтсын. Барыбызга да кайгы-хәсрәт, бәла-каза күрмичә, гомер кичерергә насыйп булсын. Безнең һәммәбез, мәхәббәткә, тугрылыкка чын күңелдән ышана. Бу – безнең тормышыбызның нигезе. Раштуа бәйрәменең асылы да шунда. Әлеге якты, ямьле бәйрәм кешеләрне үзгәртә. Җәмгыятебезнең әхлакый нигезләрен ныгыта, тынычлыкта, татулыкта яшәргә өнди.

 Безнең районыбызда төрле милләт вәкилләре үзара килешеп, тату яши. Һәр гаиләгә бәхет, туган ягыбызның чәчәк атуына шәхси өлеш кертүендә уңышлар, иминлек, тынычлык, яшәү дәрте, иман ныклыгы, күңел тынычлыгы телим.

 
 

 

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить