Ананас һәм тавык итеннән ике бик тәмле (!) салат рецепты

09.01.2017 12:27 | Кичә, бүген, иртәгә Печать

Ананас һәм тавык итеннән ике бик тәмле (!)  салат рецепты

Телеңне йотарлык! :)

"Канделябр"  салаты.

Аны еш кына бәйрәм өстәленә әзерлиләр. Ул бик тәмле һәм матур килеп чыга. Кунакларыгыз аны ашап карагач, рецептын сораячакларын ышанып әйтеп була.

Ингредиентлар: тавык филесы 250 гр, сыр 150 гр, кукуруза100 гр, ананас 100 гр, майонез 4 аш кашыгы.

Тавык итен турыйбыз, сай тәлинкәгә җәеп салабыз. Өстенә сыр уабыз. Һәр кат саен майонез сылап, ингридиентларны салып бетерәбез. Теләгәнчә бизибез.

Тәмле булсын!

***

Ананас һәм тавык итеннән салат

1 тавыкның түш ите, 300 г шампиньон гөмбәсе, 1 банка консервланган кукуруза ,200 г сыр, 1 баш суган, 2 төш сарымсак, 1 банка консервланган ананас , тәменчә майонез

Гөмбәне бераз суган салып кыздырып алырга. Пешкән тавык итен, ананасны шакмаклап турарга. Сарымсакны төяргә. Сырны шакмаклап турарга яки угычтан уарга. Бөтенесен бергә майонез белән болгатырга.

Тәмле булсын!


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить