Календарь                             

ҺАВА ТОРЫШЫ                             

    27.03.2017
    27 март - Россиядә эчке эшләр министрлыгының эчке кораллы көчләре көне

    25.03.2017
    25 март - Толкин әсәрләрен уку көне

    25.03.2017
    25 март - Халыкара "эшләрне иртәгәгә калдыру" көне

    25.03.2017
    25 март - Халыкара тумаган бала көне

    25.03.2017
    25 март - Мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре көне

    24.03.2017
    24 март - Халыкара кеше хокукларын тупас бозылу очракларында гаделлеккә ирешү хокукы һәм корбаннарны кадерләү көне

    24.03.2017
    24 март - Халыкара туберкулёз белән керәшү көне

    23.03.2017
    23 март - Бөтендөнья метеорология көне

    22.03.2017
    22 март - Халыкара такси йөртүчеләр көне

    22.03.2017
    22 март - Халыкара Балтыйк диңгезе көне

    22.03.2017
    22 март - Халыкара су ресурслары көне

    21.03.2017
    21 март - Татарстанда 1992 елгы суверенитет референдумы истәлеге көне

    21.03.2017
    21 март - Бөтендөнья шигърият көне

    21.03.2017
    21 март - Халыкара урманнар көне

    21.03.2017
    21 март - Халыкара расачыл дискриминацияга каршы көрәш көне

    21.03.2017
    21 март - Халыкара Нәүрүз көне

    21.03.2017
    21 март - Бөтендөнья Даун синдромы белән яшәгән кешеләр көне

    20.03.2017
    20 март - Халыкара итсез көн

    20.03.2017
    20 март - Халыкара әкият көне

    20.03.2017
    20 март - Халыкара астрология көне

    20.03.2017
    20 март - Язгы көн-төн тигезлеге көне

    20.03.2017
    20 март - француз теле көне

    20.03.2017
    20 март - Халыкара бәхет көне

    19.03.2017
    19 март - Суасты көймәләрдә йөрүче диңгезчеләр көне

    13.03.2017
    13 март - Россиядә Юстиция министрлыгының җәзалау системасы хезмәткәрләре көне

    12.03.2017
    12 март - Бөтендөнья интернет-цензурага каршылык көне

    12.03.2017
    12 март - Бөтендөнья глаукома көне

    11.03.2017
    11 март - Бөтендөнья йорт-эче сантехникасы (трубопроводлар системасы) көне

    11.03.2017
    11 март - Бөтендөнья мөселман мәдәнияте, тынычлык, диалог һәм фильмнар көне

    10.03.2017
    10 март - Россиядә архивлар көне

    09.03.2017
    9 март - Халыкара диджей көне

    08.03.2017
    8 март - Халыкара хатын-кызлар көне

    05.03.2017
    5 март - Бөтендөнья энергияне нәтиҗәле куллану көне

    04.03.2017
    4 март - Бөтендөнья теннис көне

    03.03.2017
    3 март - Халыкара колаклар сәләмәтлеген һәм ишетү сәләтен саклау көне

    03.03.2017
    3 март - Халыкара язучы көне

    02.03.2017
    5 март - Бөтендөнья энергияне нәтиҗәле куллану көне

    02.03.2017
    3 март - Бөтендөнья кыргый табигать көне

    28.02.2017
    1 март - Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне

    28.02.2017
    1 март - Бөтендөнья комплимент әйтү көне

    28.02.2017
    1 март - Халыкара "0" дискриминация көне

    17.02.2017
    23 февраль - Ватанны саклаучылар көне.

    17.02.2017
    17 февраль - Россия транспорт полициясе хезмәткәрләре көне

    16.02.2017
    16 февраль - Бөтендөнья спонтан мәрхәмәтлелек гамәлләре көне, Бөтендөнья мәчеләр көне.

    15.02.2017
    15 февраль - Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне.

    14.02.2017
    14 февраль - Гашыйклар көне

    13.02.2017
    13 февраль – Бөтендөнья радио көне

    10.02.2017
    10 февраль - дипломатия хезмәткәрләре көне, Александр Пушкинны искә алу көне.

    09.02.2017
    9 февраль - Халыкара теш табиблары көне

    08.02.2017
    8 февраль - Россия Федерациясендә Риэлтор көне

Куркыныч фаҗигада вафат булган егетләр истәлегенә “Вконтакте” сайтында махсус төркем ачканнар

31.07.2013 10:12 | Светофор Печать

Куркыныч фаҗигада вафат булган егетләр истәлегенә “Вконтакте” сайтында махсус төркем ачканнар

8 июльдә Теләче-Арча трассасының 8 километрында юл-транспорт һәлакәте булды: җиңел машина белән трактор бәрелеште. Нәтиҗәдә 3 кеше үлде.  Югары Кибәхуҗа авылы егетләре  Фидәрис Миннекәев һәм Алмаз Сабиров авария урынында вафат була, ә машина йөртүче Равил Галәвиев операция өстәлендә җан бирә. Быел унберенче сыйныфка барырга тиеш булган 16 яшьлек егетләр истәлегенә аларның дуслары “В контакте” сайтында махсус төркем ачканнар. Монда егетләрнең дуслары, туганнары, сыныфташлары, танышлары егетләргә багышлап шигырьләр яза, матур фикерләрен, егетләр белән бәйле истәлекләрен язып калдыра. Язылган фикерләр беркемне дә битараф калдырмас. Кайбер комментарийлардан өзекләр китерәбез:

“Ничек авыр, ышанасы да килми, без сезне бүтән күрмәбез микән ни? Кечкенәдән бергә уйнап үскән идек бит без сезнен белән! Безгә сез булмагач бииик авыр булачак, дускайларым” (Gulzira Fahertdinova)

“Бер секунд – 3 гаиләдә гомерлек кайгы... Менә шундый моментларда үзеңнең Аллах янында нинди көчсез икәнеңне аңлыйсың икән инде...”  (Тагир Каримуллин)

“Каникуллар бетәр дә, 1сентябрь көнне мәктәпкә барып сезнең белән күрешермен, сөйләшермен кебек... Сезнен юклык авырлыгын уку башланып, дәрескә кереп, сез юклыгын күргәч тагын бер кат аңларбыз... Бүтән вакытта шаярып, уйнап, сөйләшеп утырганны, бер-беребезгэ булышканны искә тошергәндә тоярмын... Дәрескә керермен, ә янәшәмдә – буш урын... Сезнен икегезнең дә сөйләшүегезне, хәрәкәтләрегезне, йөзегезне, гомумән, үзегезне хәтеремнән кат-кат йөгертәм... Күз алдына китерү дә куркыныч сезнең юклыкны... Ләкин, дөреслектән качып булмый шул. Урыныгыз җәннәттә, авыр туфрагыгыз җиңел, тар каберләрегез киң булсын... Тыныч йоклагыз... (Соня Гаязова)

Һәр көн иртән торам һәм шатланам мин,
Ләкин озакка сузылмый шатлык...
Шушы вакыйганы искә алам һәм мин...
Аздан гына елап җибәрмим!

Шушы көнне искә алуга ук,
Күзләремә яшьләр җыела.
Шушы ике егет искә тошкәч,
Бугазыма төер тыгыла!

Кем гәепле соң, эх нишләдегез?
Аллы-гөлле барды гомер юлыгыз!
Фидәрис һәм Алмаз, яшьли өзелдегез,
Тик җәннәттә булсын урыныгыз!
(Илсаф Тимербайев)

Фидәрис һәм Алмаз булган фотосурәтләрне дә махсус альбомга  урнаштырганнар.

Фотолар "В контакте" сайтындагы "Всегда будем помнить и любить" төркеменнән.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить