Календарь                             

ҺАВА ТОРЫШЫ                             

    27.03.2017
    27 март - Россиядә эчке эшләр министрлыгының эчке кораллы көчләре көне

    25.03.2017
    25 март - Толкин әсәрләрен уку көне

    25.03.2017
    25 март - Халыкара "эшләрне иртәгәгә калдыру" көне

    25.03.2017
    25 март - Халыкара тумаган бала көне

    25.03.2017
    25 март - Мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре көне

    24.03.2017
    24 март - Халыкара кеше хокукларын тупас бозылу очракларында гаделлеккә ирешү хокукы һәм корбаннарны кадерләү көне

    24.03.2017
    24 март - Халыкара туберкулёз белән керәшү көне

    23.03.2017
    23 март - Бөтендөнья метеорология көне

    22.03.2017
    22 март - Халыкара такси йөртүчеләр көне

    22.03.2017
    22 март - Халыкара Балтыйк диңгезе көне

    22.03.2017
    22 март - Халыкара су ресурслары көне

    21.03.2017
    21 март - Татарстанда 1992 елгы суверенитет референдумы истәлеге көне

    21.03.2017
    21 март - Бөтендөнья шигърият көне

    21.03.2017
    21 март - Халыкара урманнар көне

    21.03.2017
    21 март - Халыкара расачыл дискриминацияга каршы көрәш көне

    21.03.2017
    21 март - Халыкара Нәүрүз көне

    21.03.2017
    21 март - Бөтендөнья Даун синдромы белән яшәгән кешеләр көне

    20.03.2017
    20 март - Халыкара итсез көн

    20.03.2017
    20 март - Халыкара әкият көне

    20.03.2017
    20 март - Халыкара астрология көне

    20.03.2017
    20 март - Язгы көн-төн тигезлеге көне

    20.03.2017
    20 март - француз теле көне

    20.03.2017
    20 март - Халыкара бәхет көне

    19.03.2017
    19 март - Суасты көймәләрдә йөрүче диңгезчеләр көне

    13.03.2017
    13 март - Россиядә Юстиция министрлыгының җәзалау системасы хезмәткәрләре көне

    12.03.2017
    12 март - Бөтендөнья интернет-цензурага каршылык көне

    12.03.2017
    12 март - Бөтендөнья глаукома көне

    11.03.2017
    11 март - Бөтендөнья йорт-эче сантехникасы (трубопроводлар системасы) көне

    11.03.2017
    11 март - Бөтендөнья мөселман мәдәнияте, тынычлык, диалог һәм фильмнар көне

    10.03.2017
    10 март - Россиядә архивлар көне

    09.03.2017
    9 март - Халыкара диджей көне

    08.03.2017
    8 март - Халыкара хатын-кызлар көне

    05.03.2017
    5 март - Бөтендөнья энергияне нәтиҗәле куллану көне

    04.03.2017
    4 март - Бөтендөнья теннис көне

    03.03.2017
    3 март - Халыкара колаклар сәләмәтлеген һәм ишетү сәләтен саклау көне

    03.03.2017
    3 март - Халыкара язучы көне

    02.03.2017
    5 март - Бөтендөнья энергияне нәтиҗәле куллану көне

    02.03.2017
    3 март - Бөтендөнья кыргый табигать көне

    28.02.2017
    1 март - Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне

    28.02.2017
    1 март - Бөтендөнья комплимент әйтү көне

    28.02.2017
    1 март - Халыкара "0" дискриминация көне

    17.02.2017
    23 февраль - Ватанны саклаучылар көне.

    17.02.2017
    17 февраль - Россия транспорт полициясе хезмәткәрләре көне

    16.02.2017
    16 февраль - Бөтендөнья спонтан мәрхәмәтлелек гамәлләре көне, Бөтендөнья мәчеләр көне.

    15.02.2017
    15 февраль - Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне.

    14.02.2017
    14 февраль - Гашыйклар көне

    13.02.2017
    13 февраль – Бөтендөнья радио көне

    10.02.2017
    10 февраль - дипломатия хезмәткәрләре көне, Александр Пушкинны искә алу көне.

    09.02.2017
    9 февраль - Халыкара теш табиблары көне

    08.02.2017
    8 февраль - Россия Федерациясендә Риэлтор көне

"Хәзер Сабада машина йөртүчеләрнең 80-90 процентында балалар өчен утыргычлар бар" [+фото, видео]

05.09.2013 11:39 | Светофор Печать

"Хәзер Сабада машина йөртүчеләрнең 80-90 процентында балалар өчен утыргычлар бар" [+фото, видео]

   Укулар башлану  күп гаиләләрнең  режимын  үзгәртте.  Хәзер иртәнге  7 белән 8 арасында Саба гимназиясе  каршындагы юлда һәрвакыт пик сәгате.

Олылар эшкә ашыга, балалар  укырга  килә. Кемдер машинасыннан улын-кызын  төшерә,  кемдер, як-ягына карана-карана, җәяүлеләр  сукмагыннан  чыга.

Машиналарга төбәлгән карашлары белән: “Син үтәсеңме, мин үтимме башта?”– диләр кебек. Шикләнебрәк торган  җәяүлеләргә транспорт    йөртүчеләр  кул белән “әйдә, үт” дип  ишарә ясый.   Шулай булмыйча, 1 сентябрьдән Административ  җаваплылык турындагы  кодекска да үзгәрешләр  кертелде бит.

Хәзер җәяүлегә юл бирмәүчегә 1500 сум штраф түләргә түләргә туры  киләчәк. Ә 12 яше тулмаган баласын  махсус  утыргычсыз   йөртүчене 3 мең сум штраф  көтә. Хәер, бу хакта бер ай алдан  язган   идек  инде.  Радио да   сөйләп тора. Шуңа  күрә нәтиҗә бар: зур  штрафлардан һәркем хәбәрдар. 4 сентябрь иртәсендә ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторы Габделбари Кадыйров алга сузган таякка буйсынып туктаучыларның барысы да диярлек балаларын фәкать махсус утыргычта йөртүчеләр булып  чыкты.”Нинди ременьсез хәзер!”– дип  фикерен  белдерде 4 яшьлек Язгөлне бакчага  илтүче  ханым. Иделия һәм  Самат Исмәгыйлевларны да әти-әнисе утыргычлардан  алды. Чит ил автомобилендә  йөрүче

Марсель Закиров әнә  аның зарурилыгына Казаннан  кайтышлый үз мисалында төшенгән. Моның  каршына Питрәч юлыннан хатын-кыз  йөрткән машина  килеп  чыккан. Әле  ярый тормозга басып  өлгергән, салондагы баласын имгәнүдән  утыргычы саклап  калган.

–Штраф  бәяләре арту шоферларга зур  сигнал булды. Югыйсә  үзебезнең балалар тормышын  кайгыртабыз бит. Хәзер сансызларны  ачыклыйлар.  Казанда  да тоташ  тикшерәләр. Кагыйдә бозмагач,  күңел тыныч,– ди Марсель.

  Административ  кодекска кертелгән үзгәрешләрне шоферларның ничек  кабул итүе турында ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы  Линар Вәлиевтан та кызыксындык.

 –Күпчелек  ата-аналар 3 мең  сум штраф түләгәнче, арзанракка махсус  утыргычлар  алу  ягын  карады. Минем хәзер Сабада  машина  йөртүчеләрнең 80-90 процентында балалар  өчен утыргычлар бар дип әйтәсем  килә. Беркөнне инспекторлар Теләчедә тикшерү үткәрделәр, кагыйдәләрне шушы  рәвешле бозуның 1 очрагы  ачыкланды. Гомумән, штрафларның артуы   юлларда тәртипнең яхшыруына  китерә,– диде  ул.

   Чыннан да, 1-3 сентябрь  көннәрендә Сабада балаларны махсус  утыргычсыз   йөртүнең бер  очрагы гына  билгеле булган. Дөрес, 4 сентябрьдә Г.Кадыйров тагын бер беркетмә  төзеде. Баласын җәяүләп мәктәпкә илтүче танышының хәленә кергәне өчен, аларны  машинасына утыртканы өчен Т.М.га хәзер 3 мең сум штраф түләргә туры  киләчәк.  Тагын ике   йөртүче иминлек каешларын  эләктермәгән өчен җаваплылыкка тартылдылар.  Ә Р.М. Сабага Олы  Кибәчедән техник төзек булмаган машина белән килгән. Аңа дәүләт номер билгесен салдырырга туры  килде.  ЮХИДИ инспекторларын  күреп, кире борылып китүчеләр дә булды.   Андыйларны бүген булмаса, иртәгә юлда тәртип саклаучылар очрашу  көтә.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Алсу Ибраһимова видеоязмасы.

Медиа

Увеличить


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить