Календарь                             

ҺАВА ТОРЫШЫ                             

    20.01.2017
    20 гыйнвар - Татарстан Җөмһүриятенең беренче президенты Минтимер Шәймиев туган көн.

    18.01.2017
    18 гыйнвар - Винни Пух көне.

    17.01.2017
    17 гыйнвар - Бөтендөнья дини толерантлык һәм түземлелек көне.

    16.01.2017
    16 гыйнвар - Халыкара The Beatles көне; Халыкара гигиена көне.

    15.01.2017
    15 гыйнвар - Халыкара качаклар һәм мигрантлар көне; Бөтендөнья композиторлар көне; Википедия көне - 2001 елда барлыкка килә.

    10.01.2017
    13 гыйнвар - Россиядә Матбугат көне; Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханны (1886) искә алу көне.

    10.01.2017
    12 гыйнвар - Прокуратура хезмәте эшчеләре көне (1996 елдан бирле).

    10.01.2017
    11 гыйнвар - Бөтендөнья рәхмәт белдерү көне.

    10.01.2017
    10 гыйнвар - Милләт-ара диета көне.

    13.12.2016
    28 декабрь – Халыкара кино көне

    13.12.2016
    27 декабрь – Россиядә коткаручылар көне

    13.12.2016
    22 декабрь – Россиядә Пенсия фонды оешкан көн

    13.12.2016
    22 декабрь – Энергетиклар көне

    13.12.2016
    20 декабрь – иминлек органнары хезмәткәрләре көне

    13.12.2016
    19 декабрь – ярлыларга ярдәм итү көне

    13.12.2016
    18 декабрь – Халыкара мигрант көне

    13.12.2016
    18 декабрь – Россиядә ЗАГС хезмәткәрләре көне

    13.12.2016
    17 декабрь – стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре көне

    13.12.2016
    16 декабрь – Казахстан бәйсезлеге көне.

    13.12.2016
    15 декабрь – Халыкара чәй көне

    16.11.2016
    30 ноябрь - Бөтендөнья йорт хайваннары көне

    16.11.2016
    27 ноябрь - Россиядә диңгез пехотасы көне

    16.11.2016
    27 ноябрь - Россиядә Әниләр көне

    16.11.2016
    26 ноябрь - Бөтендөнья мәгълүмат көне

    10.11.2016
    22 ноябрь - Россиядә психологлар көне

    10.11.2016
    21 ноябрь - Россиядә салым органнары хезмәткәрләре көне

    10.11.2016
    20 ноябрь - Бөтендөнья балалар көне

    10.11.2016
    19 ноябрь - Россиядә ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне

    10.11.2016
    18 ноябрь - Кыш Бабай туган көн

    10.11.2016
    17 ноябрь - Халыкара студентлар көне

    10.11.2016
    16 ноябрь - Бөтенроссия проектчы көне

    10.11.2016
    15 ноябрь - Бөтенроссия призывник көне

    27.10.2016
    14 ноябрь - Бөтендөнья диабет белән көрәш көне

    27.10.2016
    14 ноябрь – Россиядә социологлар көне

    27.10.2016
    14 ноябрь – Халыкара логопед көне

    27.10.2016
    13 ноябрь - Радиацион, химик һәм биологик саклану хәрбиләре көне

    27.10.2016
    13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне

    27.10.2016
    13 ноябрь - Бөтендөнья игелек көне

    27.10.2016
    12 ноябрь - Россия Саклык банкы хезмәткәрләре көне

    27.10.2016
    11 ноябрь - Халыкара энергия саклау көне

    27.10.2016
    10 ноябрь - Бөтендөнья яшьләр көне

    27.10.2016
    10 ноябрь - Бөтендөнья фән көне

    27.10.2016
    9 ноябрь - фашизмга, расизмага һәм антисемитизмга каршы көрәш көне

    27.10.2016
    8 ноябрь - Халыкара КВН көне

    27.10.2016
    7 ноябрь - 1941 елда Кызыл мәйданда хәрби парад үткәрү көне

    27.10.2016
    7 ноябрь - 1917 елгы Октябрь революциясе көне

    27.10.2016
    5 ноябрь - Россиядә хәрби разведчик көне

    27.10.2016
    4 ноябрь - Россиядә Халыклар бердәмлеге көне

    19.10.2016
    1 ноябрь - Россиядә суд приставы көне

    19.10.2016
    31 октбярь - Россиядә төрмә хезмәткәрләре көне

Сабада "Автобабай" ярышы узды [+фото]

13.09.2013 13:40 | Светофор Печать

Сабада "Автобабай" ярышы узды [+фото]

Сабада  ел саен “Автоледи”ны  ачыклау инде традициягә керсә дә, “Автобабай”лар ярышы  булганы  юк   иде  әле. Ниһаять, ЮХИДИнең район бүлекчәсе  мондый бәйгене үткәрүгә дә алынды.

  Ярышта катнашырга  яше 60тан  узган биш кеше  килгән   иде. Алар барысы да күп еллар машинада эшләгән яисә яшьләрне  автомобиль  йөртергә өйрәткән осталар булып  чыкты. “Автобабай” булырга теләүчеләрдән башта ЮХИДИнең пропаганда буенча  өлкән инспекторы  Илнур Насыйбуллин  имтихан   алды. Юлда  йөрү  кагыйдәләре  буенча билетларны компьютерда  чишү уңайсызрак булып  чыкты, ахры, кайбер җаваплар дөрес түгел иде. Югыйсә барысы да транспорт ташкынының үзәгеннән дә авария  ясамыйча  йөри  алырлык һәм гомерләрендә андый хәлләргә юлыкмаган “егетләр”   иде. Моның шулай икәнлеген алар тизлеккә маневр  ясап  фигуралы   йөрү барышында  да  ачык   күрсәттеләр.

Югары Шытсудан  килгән Гайфулла Мусин бу  сынауны  аеруча  уңышлы  үтте. Ике төрдән балларны берләштергәннән соң беренче  урын Сабадан Хәлил Абдуллинга  бирелде. Икенче  урынны  Иләбәрдән 1972 елдан руль артына утырган, һөнәр  көллиятендә яшьләрне техника  серләренә  өйрәткән Мөдәррис Әсәтов  алды. Гайфулла Мусинга 3нче урын бирелде. Эзмәдән Әнвәр Сабирҗанов – 4нче, Сабадан Ринат Идрисов 5нче нәтиҗә күрсәттеләр.

  “Шул 5нче  урынны алырмын дип башта  ук чамалап  куйган  идем”,– диде 44 ел машина  йөрткән транспорт ветераны үз нәтиҗәсенә ризалыгын  белдереп.

 – Радиодан конкурс үтәчәген ишет­тем дә, үземне бер  сынап  карарга булдым олыгайган   көндә. Бер танышым, катнаш, син беренче  урынны  аласың  анда, дип үгетләгән  иде. Шулай булып  чыкты  да,– дип шатлыгын  уртак­лашты 1нче  урын өчен  видеорегистратор белән бүләкләнгән Хәлил Абдуллин. Хәзер 20 ел Сабадагы тракторчылар, шоферлар әзерләгән  училищеда директор булып эшләгән җитәкче-ветеран 20 сентябрьдә Казанда  үтәчәк “Автобабай”  бәйгесенә  әзерләнә. Анда  да  сынатмаска исәбе.

  Шул ук көнне Илнур Насыйбуллин һәм “Республика юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе” дәүләт учреждениесенең Кукмара филиалы башлыгы Зәлия Сабирова белән “Саба таңнары” газетасы  битләрендә мәктәп  укучылары  арасында барган “Юл  йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” бәйгесенә дә  йомгак  ясадылар. 2012-2013   уку  елы дәвамында  конкурс  сорау­ларына җавапларны 54 укучы  җибәргән. Шуларның иң  активлары бәйгенең йомгаклау турына чакырылдылар. Алардан  компьютер сынау  алгач, кызлар арасында призлы  урыннарны гимназия  укучылары Гөлинә Гыйлаҗиева, Адилә Рәхимова, Гөлназ Кадыйрова, егетләр арасында  Олы Шыңар мәктәбеннән Ранил Вафин, Инсаф  Мөхәммәтов, Салават Мөхәммәтгалиев  яулады. 18-25 секунд. Күбесенә 20 билетның дөрес  җавабын табар өчен әнә шулкадәр  вакыт  та  җитте. “Укытучыбыз Хәниф  абыйның тырышлыгы,  күп шөгыльләнү нәтиҗәсе”,– диделәр Олы  Шыңар егетләре бертавыштан. Бәйгегә йомгак  ясау бераз тоткарланса  да, укучылар  үзләре дә, укытучылары да нәтиҗәләрдән  канәгать  калды. Егетләр хәзер түземсезлек белән автомобиль  йөртү таныклыгы аласы  көннәре  килеп  җиткәнен көтә. “Дүрт ай бар әле”,– ди Инсаф.  Транспорт йөртүчеләрне һәрчак имин юллар гына көтсен иде.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить