Календарь                             

ҺАВА ТОРЫШЫ                             

    17.02.2017
    23 февраль - Ватанны саклаучылар көне.

    17.02.2017
    17 февраль - Россия транспорт полициясе хезмәткәрләре көне

    16.02.2017
    16 февраль - Бөтендөнья спонтан мәрхәмәтлелек гамәлләре көне, Бөтендөнья мәчеләр көне.

    15.02.2017
    15 февраль - Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне.

    14.02.2017
    14 февраль - Гашыйклар көне

    13.02.2017
    13 февраль – Бөтендөнья радио көне

    10.02.2017
    10 февраль - дипломатия хезмәткәрләре көне, Александр Пушкинны искә алу көне.

    09.02.2017
    9 февраль - Халыкара теш табиблары көне

    08.02.2017
    8 февраль - Россия Федерациясендә Риэлтор көне

    04.02.2017
    4 февраль - Бөтендөнья яман шеш чире белән көрәшү көне.

    02.02.2017
    2 февраль - Россия хәрби даны көне

    01.02.2017
    21 февраль – Бөтендөнья экскурсовод көне

    01.02.2017
    21 февраль - Бөтендөнья Туган тел көне

    31.01.2017
    31 гыйнвар - Бөтендөнья фокусниклар көне.

    27.01.2017
    28 гыйнвар - Бөтендөнья атом сугышына каршы мобилизация көне

    27.01.2017
    27 гыйнвар - Русиянең хәрби дан көн

    26.01.2017
    26 гыйнвар - Халыкара тамгачылар (таможня хезмәткәрләре) көне.

    25.01.2017
    25 гыйнвар - Милли студентлар көне.

    20.01.2017
    20 гыйнвар - Татарстан Җөмһүриятенең беренче президенты Минтимер Шәймиев туган көн.

    18.01.2017
    18 гыйнвар - Винни Пух көне.

    17.01.2017
    17 гыйнвар - Бөтендөнья дини толерантлык һәм түземлелек көне.

    16.01.2017
    16 гыйнвар - Халыкара The Beatles көне; Халыкара гигиена көне.

    15.01.2017
    15 гыйнвар - Халыкара качаклар һәм мигрантлар көне; Бөтендөнья композиторлар көне; Википедия көне - 2001 елда барлыкка килә.

    10.01.2017
    13 гыйнвар - Россиядә Матбугат көне; Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханны (1886) искә алу көне.

    10.01.2017
    12 гыйнвар - Прокуратура хезмәте эшчеләре көне (1996 елдан бирле).

    10.01.2017
    11 гыйнвар - Бөтендөнья рәхмәт белдерү көне.

    10.01.2017
    10 гыйнвар - Милләт-ара диета көне.

    13.12.2016
    28 декабрь – Халыкара кино көне

    13.12.2016
    27 декабрь – Россиядә коткаручылар көне

    13.12.2016
    22 декабрь – Россиядә Пенсия фонды оешкан көн

    13.12.2016
    22 декабрь – Энергетиклар көне

    13.12.2016
    20 декабрь – иминлек органнары хезмәткәрләре көне

    13.12.2016
    19 декабрь – ярлыларга ярдәм итү көне

    13.12.2016
    18 декабрь – Халыкара мигрант көне

    13.12.2016
    18 декабрь – Россиядә ЗАГС хезмәткәрләре көне

    13.12.2016
    17 декабрь – стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре көне

    13.12.2016
    16 декабрь – Казахстан бәйсезлеге көне.

    13.12.2016
    15 декабрь – Халыкара чәй көне

    16.11.2016
    30 ноябрь - Бөтендөнья йорт хайваннары көне

    16.11.2016
    27 ноябрь - Россиядә диңгез пехотасы көне

    16.11.2016
    27 ноябрь - Россиядә Әниләр көне

    16.11.2016
    26 ноябрь - Бөтендөнья мәгълүмат көне

    10.11.2016
    22 ноябрь - Россиядә психологлар көне

    10.11.2016
    21 ноябрь - Россиядә салым органнары хезмәткәрләре көне

    10.11.2016
    20 ноябрь - Бөтендөнья балалар көне

    10.11.2016
    19 ноябрь - Россиядә ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне

    10.11.2016
    18 ноябрь - Кыш Бабай туган көн

    10.11.2016
    17 ноябрь - Халыкара студентлар көне

    10.11.2016
    16 ноябрь - Бөтенроссия проектчы көне

    10.11.2016
    15 ноябрь - Бөтенроссия призывник көне

Сабада бер машина йөртүчесе 2 көн эчендә 2 тапкыр исерек килеш тоткарланган

24.09.2014 14:11 | Светофор Печать

Сабада бер машина йөртүчесе 2 көн эчендә 2 тапкыр исерек килеш тоткарланган

Спиртлы эчемлекләр  кулланган  хәлдә транспорт чаралары белән  идарә итүчеләрне ачыклау өчен журналистлар белән берлектә рейдлар үткәрү инде ел башыннан дәвам итә.

Дүшәмбе  кичендә ЮХИДИ район  бүлекчәсенең пропаганда буенча  өлкән инспекторы Илнур Насыйбуллин, полиция  хезмәткәре Илдар Нәгыймов белән Лесхоз бистәсен, Эзмә, Өтернәс, Пүкәл, Олыяз, Иштуган, Мишәбаш, Килдебәк, Сабабаш авылларын урадык. Ял көннәреннән соң “баш төзәтүчеләр” хәйран очраштыргалый иде. Кайберәүләр   кагыйдәләрне бар дип тә белми. Шундыйларның берсе – Теләче районының Күкчә авылы кешесе В.Л. Сабада  тоткарлана.  Руль артына эч­кән хәлдә утыручының автомобилен штраф-стоянкага алып килеп ябалар. Йөртүче иртәгесен машинасын барып  ала һәм  ...шул  ук көнне кабат исерек  килеш идарә итә.  “Хәзер аңа 30 мең  сум күләмендәге штрафны ике­ тапкыр  түләргә туры  киләчәк”,– диде И.Насый­буллин. Шундый ук очрак Сабада 9 сентябрьдә Ачы  авылында  яшәүче   йөртүче Г.Л. белән дә кабатлана.  Салмыш  йөртүчегә   соңгы  беркетмәләрнең берсе Төбәк авы­лында  төзелде.  1972 елгы механизатор Р.Г. тракторы белән артка  чигенгәндә электр баганасына килеп  бә­­релә һәм, шуның  өстенә, хәсрәтеннән, аракы  эчеп тә ялгышлык эшли. Хәзер аңа электр баганасына  ките­релгән зыянны гына түгел, юл-транспорт вакыйгасыннан  соң исерек хәлдә булганы өчен дә штраф түләргә туры  киләчәк.

  Шунысы куанычлы, дүшәм­бе кичендә руль артында утыручыларның  барысы  да диярлек  аек   иде. “Нинди эчү! Мин үзем ФСБ бит”, –дип  кенә җибәрде Эзмә авылында туктатылган  егет. Өтернәс, Пүкәл авылларында гомумән тынлык,  комендант сәгате диярсең. Иштуганда исә машиналар хәрәкәте туктап тормаса да, алкотестер барысының да  аек икәнлеген  күрсәтте. “Эчү турында  сүз дә була алмый, правам берәү генә бит”,– диде, сез Казаннармы әллә, дип кызыксынган  “12“лене  йөртүче. Тагын берсе МЧС хезмәткәре хәмергә якын да барырга тиеш түгеллегенә ишарә  ясады.  Тизрәк өйгә кереп калыйм дигән шикелле зур тизлектә барган автомобиль  артыннан куу да беркетмә төзү белән  төгәлләнмәде. Йөртүчебез, кем әйтмешли, ап-аек   иде. 

  Тикшерүләр барышында 22 сентябрьдә  дөньякүләм "Машинасыз бер көн" акциясе үткәрелүенә дә ишарә  ясап караган  идек, күбесе бу хакта бөтенләй белми булып  чыкты. Кыскасы, туктатылучылар  арасында эшкә җәяү яки велосипедта  баручылар булмаган. “Машина йөреп торганда, тәпигә калырга  язмасын”,–дип рулен сыпырды урта  яшьләрдәге абзый. Ярар, йөрсеннәр, эчмәсеннәр генә. Әлегә бу мәсьәләдә абсолют нәтиҗәгә ирешергә бик иртә, дияргә кала. Әйтик, сентябрь аенда гына да  юл хәрәкәте кагыйдәләрен аракы эчеп ту­пас бозганнары өчен  барысы 20 йөртүчегә беркетмә  тө­зелде.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить