Календарь                             

ҺАВА ТОРЫШЫ                             

    20.01.2017
    20 гыйнвар - Татарстан Җөмһүриятенең беренче президенты Минтимер Шәймиев туган көн.

    18.01.2017
    18 гыйнвар - Винни Пух көне.

    17.01.2017
    17 гыйнвар - Бөтендөнья дини толерантлык һәм түземлелек көне.

    16.01.2017
    16 гыйнвар - Халыкара The Beatles көне; Халыкара гигиена көне.

    15.01.2017
    15 гыйнвар - Халыкара качаклар һәм мигрантлар көне; Бөтендөнья композиторлар көне; Википедия көне - 2001 елда барлыкка килә.

    10.01.2017
    13 гыйнвар - Россиядә Матбугат көне; Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханны (1886) искә алу көне.

    10.01.2017
    12 гыйнвар - Прокуратура хезмәте эшчеләре көне (1996 елдан бирле).

    10.01.2017
    11 гыйнвар - Бөтендөнья рәхмәт белдерү көне.

    10.01.2017
    10 гыйнвар - Милләт-ара диета көне.

    13.12.2016
    28 декабрь – Халыкара кино көне

    13.12.2016
    27 декабрь – Россиядә коткаручылар көне

    13.12.2016
    22 декабрь – Россиядә Пенсия фонды оешкан көн

    13.12.2016
    22 декабрь – Энергетиклар көне

    13.12.2016
    20 декабрь – иминлек органнары хезмәткәрләре көне

    13.12.2016
    19 декабрь – ярлыларга ярдәм итү көне

    13.12.2016
    18 декабрь – Халыкара мигрант көне

    13.12.2016
    18 декабрь – Россиядә ЗАГС хезмәткәрләре көне

    13.12.2016
    17 декабрь – стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре көне

    13.12.2016
    16 декабрь – Казахстан бәйсезлеге көне.

    13.12.2016
    15 декабрь – Халыкара чәй көне

    16.11.2016
    30 ноябрь - Бөтендөнья йорт хайваннары көне

    16.11.2016
    27 ноябрь - Россиядә диңгез пехотасы көне

    16.11.2016
    27 ноябрь - Россиядә Әниләр көне

    16.11.2016
    26 ноябрь - Бөтендөнья мәгълүмат көне

    10.11.2016
    22 ноябрь - Россиядә психологлар көне

    10.11.2016
    21 ноябрь - Россиядә салым органнары хезмәткәрләре көне

    10.11.2016
    20 ноябрь - Бөтендөнья балалар көне

    10.11.2016
    19 ноябрь - Россиядә ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне

    10.11.2016
    18 ноябрь - Кыш Бабай туган көн

    10.11.2016
    17 ноябрь - Халыкара студентлар көне

    10.11.2016
    16 ноябрь - Бөтенроссия проектчы көне

    10.11.2016
    15 ноябрь - Бөтенроссия призывник көне

    27.10.2016
    14 ноябрь - Бөтендөнья диабет белән көрәш көне

    27.10.2016
    14 ноябрь – Россиядә социологлар көне

    27.10.2016
    14 ноябрь – Халыкара логопед көне

    27.10.2016
    13 ноябрь - Радиацион, химик һәм биологик саклану хәрбиләре көне

    27.10.2016
    13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне

    27.10.2016
    13 ноябрь - Бөтендөнья игелек көне

    27.10.2016
    12 ноябрь - Россия Саклык банкы хезмәткәрләре көне

    27.10.2016
    11 ноябрь - Халыкара энергия саклау көне

    27.10.2016
    10 ноябрь - Бөтендөнья яшьләр көне

    27.10.2016
    10 ноябрь - Бөтендөнья фән көне

    27.10.2016
    9 ноябрь - фашизмга, расизмага һәм антисемитизмга каршы көрәш көне

    27.10.2016
    8 ноябрь - Халыкара КВН көне

    27.10.2016
    7 ноябрь - 1941 елда Кызыл мәйданда хәрби парад үткәрү көне

    27.10.2016
    7 ноябрь - 1917 елгы Октябрь революциясе көне

    27.10.2016
    5 ноябрь - Россиядә хәрби разведчик көне

    27.10.2016
    4 ноябрь - Россиядә Халыклар бердәмлеге көне

    19.10.2016
    1 ноябрь - Россиядә суд приставы көне

    19.10.2016
    31 октбярь - Россиядә төрмә хезмәткәрләре көне

"Берсе урманда өшеп үлде, икенчесе картлык көнендә телсез-авызсыз калды"

10.01.2015 16:49 | Безгә язалар Печать

"Берсе урманда өшеп үлде, икенчесе картлык көнендә телсез-авызсыз калды"

 

Һәр елны өлкәннәр көнендә картлар йортында тәрбияләнүчеләрне тәбрикләргә барабыз. Быел да күчтәнәчләребезне алып, җыр-биюләрне әзерләп килдек. Мөлаем гына йөзле, чигүле түбәтәй кигән бер бабай янәшәсенә килеп утырдым.

  • Ни хәлләрең бар бабакай, кайсы яклардан килдегез?,  – дим.

Бабакай авыл исемен дә, монда кайчан килгәнен дә әйтте. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында авыл исемен яза алмыйм. Сәбәпләрен алга таба үзегез дә аңларсыз. Шунысын әйтә алам, Сәләхетдин абый минем әнинең авылдашы булып чыкты. Балавакытта ул авылга еш кунакка йөргәнлектән, андагы халыкны бик яратып үстем. Шуңа да бу сөйләшүне үз бабаем белән аралашкан кебек тойдым. Бабайның яшел түбәтәе дә йөзенә килешеп тора, күз төбендәге җыерчыкларын да нурлы итеп күрсәтә кебек тоелды. Әмма бабайның сыекланган зәңгәр күзләрендә ниндидер сагыш, үкенү чаткылары күренде. Ярасына кагылудан куркып күп сорашмадым.

  • Шулай да, авылда нигездә кешеләрегез бармы соң, – дим.
  • Юк, беркемем дә, нигезебезгә мин монда килгәч, авылга Үзбәкстаннан күченеп кайткан гаиләне урнаштырганнар. Үзем риза булдым, гаиләм булмагач, калдырыр балаларым юк бит, – дип әйтеп куйды.
  • Син үзең кайсы авылдан соң?

Туган авылымны, әниемнең аның авылдашы икәнлеген әйттем.

  • Исеме кем әниеңнең?
  •  Галимә.

– Кайсы Галимә?

– Ник, Сабир бабайның кызы Галимә. Сабир бабай оныгы мин, Сәләхетдин абзый, – дим колагына иелеп.

Бабай кисәк кенә башын читкә алды да, күземә туп-туры карап:

– Сабир абый оныгы дисеңме, – диде әкрен генә. Соңгы авазларын әйткәндә бабай бер мизгел дә күзен алмады күземнән. – Ошагансың шул, ошагансың, – диде үз алдына пышылдап.

– Кемгә, Сабир бабайгамы?, – дип сүземне дәвам итмәкче идем, картның кан басымы күтәрелдеме, утырган урындыгыннан шуып төште. Ул арада фельдшер килеп дару каптырды, урынына яткырды. Мин дә килгән иптәшләрем белән, күчтәнәчләребезне өләшеп өйгә кайтып киттек.

Икенче көнне картлар йортындагы танышыма шалтыратып бабайның хәлен сораштым.

– Төне буе саташып чыкты бабай. Ниндидер Хәйдәр белән саташты, аның кичерүен сорады. Минем катнашым юк,  үзең дә беләсең, мин асмадым дип сөйләнде, – диде Гөлфия.

Өлкәннәр көне узганга да хәйран вакыт узды. Әнинең туган авылыннан Ләмига апа кунакка килгән.

  • Бүген әниеңнең энесе Хәйдәрнең үлгәненә дә кырык ел балакаем, мөмкинлегең булса хәер биреп кайт, – диде. – И-и, гомерләр диген. Әбиеңне Сәлихә карчыкны әйтәм әле, ничекләр түзгән диген шул чакларда.

Ләмига апа, кайчандыр әнием сөйләгән вакыйганы кабат искә төшереп алды.

Хәйдәр абыйны – әнинең энесен уналты яшьлек чагында авылдагы берничә ир кыйнап, агачка асып куялар. Ул чакта 35-40 яшьтә булган ирләрнең яшь егеттә нинди ачуы булгандыр, билгесез. Әмма  авыл кешесенең кайсы белән сөйләшсәң дә, шушы вакытка кадәр Хәйдәр абыйны кызганып, фаҗигада катнашкан ирләргә рәнҗеп сөйләделәр. Мин аларны кечкенә чагымда, әнигә ияреп кунакка барганда ишетеп үстем, хәзер үземә үк, шул кешеләрнең балалары, оныклары сөйли. Ул явыз кешеләрнең исемнәрен дә белмәдем. Шулай да бу юлы Ләмига ападан сорашасы иттем.

– Бер дә юньле үлем белән китмәделәр, балакаем. Берсе урманда өшеп үлде, икенчесе картлык көнендә телсез-авызсыз калып, озак еллар урын өстендә ятып, тәннәре тишелеп агып ятты, су китерүче дә булмаган янына.  Гел Хәйдәр исемен әйтеп саташкан диделәр. Берсе дә өйләнә дә алмады шул егетләрнең, кадерсез тормышта яшәделәр. Сәләхетдине картлар йортына китте. Нигезендә үзбәкләр яши хәзер...

Менә бит, язмышның очраштырып торуы кайда икән. Картлар йортындагы Сәләхетдин бабайның Галимә кызы мин дигәч кәефе киткән иде. Ошаган шул, ошаган дип кабатлады бит. Мине кечкенә чагымда гел шул Хәйдәр абыйга ошаган дип сөяләр дә иде. Ул көнне дә Сәләхетдин абыйга язмыш үткәннен кабат исенә төшергәндер. Вөҗдан газабы кичерү авырдыр шул. Ялгышулардан Аллаһ үзе сакласын.

Мәшүдә Сабирова.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить