Календарь                             

ҺАВА ТОРЫШЫ                             

    02.08.2017
    2 август - Һава флоты көне

    01.08.2017
    1-7 август- Бөтендөнья бала имезү атналыгы

    01.08.2017
    1 август - Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны искә алу көне

    30.07.2017
    30 июль - Бөтендөнья дуслык көне

    29.07.2017
    29 июль - Халыкара җәмгыяви-мәдәни төрлелекне яклау һәм дискриминацияга каршы көрәш көне

    28.07.2017
    28 июль - PR-белгечләре көне

    28.07.2017
    28 июль - Бөтендөнья гепатит белән көрәш көне

    24.07.2017
    24 июль - Кадастр инженерлары көне

    20.07.2017
    20 июль - Халыкара шахмат көне

    10.07.2017
    10 июль - Халыкара шоколад көне

    10.07.2017
    10 июль - Хәрби дан көне

    09.07.2017
    9 июль - Балыкчылар көне

    09.07.2017
    9 июль - Россия почтасы көне

    08.07.2017
    8 июль - Гаилә, сөю һәм тугрылык көне

    06.07.2017
    6 июль - Бөтендөнья үбешү көне

    26.06.2017
    26 июнь - Газаплау корбаннарына халыкара теләктәшлек көне

    25.06.2017
    25 июнь - Ураза гаете

    25.06.2017
    25 июнь - Наркотикларның канунсыз сатылуы һәм кулланылуына каршы халыкара көрәш көне

    24.06.2017
    24 июнь - Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне

    23.06.2017
    23 июнь - Халыкара тол хатыннар хәлләрен истә тотуга багышланган көн

    23.06.2017
    23 июнь - Халыкара хезмәт көне

    22.06.2017
    22 июнь - Хәтер көне

    21.06.2017
    21 июнь - Русия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы кинология бүлекләре көне

    21.06.2017
    21 июнь - Бөтендөнья музыка көне

    21.06.2017
    21 июнь - Халыкара йога көне

    21.06.2017
    21 июнь - Халыкара скейтбординг көне

    20.06.2017
    23 июнь - Халыкара Олимпия көне

    20.06.2017
    20 июнь - Бөтендөньядагы качаклар көне

    10.06.2017
    10 июнь - мебель ясаучылар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара дуслар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара архивлар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара аккредитация көне

    08.06.2017
    8 июнь - Россиядә социаль хезмәткәрләр көне

    08.06.2017
    8 июнь - Бөтендөнья океаннар көне

    26.05.2017
    26 май - Россия эшмәкәрлеге көне

    25.05.2017
    26 май - Россиядә эретеп ябыштыручылар көне

    25.05.2017
    25 май - Соңгы кыңгырау көне

    24.05.2017
    24 май - Кадрлар бүлеге хезмәткәрләре көне

    24.05.2017
    24 май - Россиядә Кирилл һәм Мефодий көне, шулай ук Славян язуы һәм мәдәнияте көне буларак мәшһүр

    23.05.2017
    23 май - Бөтендөнья ташбакалар көне

    22.05.2017
    25 май - Филологлар көне

    22.05.2017
    25 май - Бөтендөнья калкансыман биз сәламәтлеге көне

    22.05.2017
    25 май - Халыкара югалган балалар көне

    22.05.2017
    22 май - Халыкара биологик төрлелек көне

    21.05.2017
    21 май - Халыкара космос көне

    21.05.2017
    21 май - Бөтендөнья диалог һәм үсеш өчен мәдәни төрлелек көне

    19.05.2017
    19 май - Татарстан матбугаты көне

    18.05.2017
    18 май - Халыкара музейлар көне

    17.05.2017
    17 май - Халыкара мәгълүмати җәмгыять көне

    15.05.2017
    15 май - Халыкара гаилә көне

"Ашка салырлык орлык алып кайтырга тырыша идек"

19.01.2015 09:35 | Безгә язалар Печать

"Ашка  салырлык  орлык  алып  кайтырга  тырыша идек"

 

Әссәламүгаләйкүм вә рахмә­тулла­һи вә бәракәтүһү газиз дин кардәшләрем! Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга хәерле гомерләр,  сәламәтлек биреп, бала кайгылары күрмичә, әти-әниләребезнең догасын алырлык иттереп, матур, күркәм рәвештә яшәүләрен насыйп итсә иде.

  Бөек  Ватан  сугышында  Җиңү  көннәрен бәйрәм  иткәндә,  21 июнь – немец  илбасарлары  газиз  җиребезгә  басып кергән  Хәтер  сәгатьләре  якынлашкан чакта  балачагым искә төшеп,  йөрәкләрне  телгәләп–телгәләп  ала,  җан  тынычлыгым  югала.  Дөресен  әйткәндә,  безнең  куанычлы  яшьлегебез  булмады, аны  сугыш урлады. Илебезгә  афәт  килгәндә  мин унбер  яшьлек  малай идем. Шуңа  күрә  сугыш елларының  бөтен авырлыгын үз  җилкәмдә татырга туры килде. Әтием Зариф  1941 елгы  игеннәрне җыйнап алу  көннәре  якынлашканда  фронтка  алынды. Алар авылдан  егерме  ике кеше   кичкырын  чыгып китте. Ул авыр  мизгелләр  бүгенгедәй  хәтеремдә: кибет  белән янәшә  урнашкан  амбар  яныннан  яуга  китүчеләрне  әниләр,  авылдашлар,  бала-чагалар  озатып  калдык.  Әти  артыннан аның  бертуганнары Һади,  Зиннәт, Нәгыйм  абыйлар сугышка  алынды.  Фронттан  Нәгыйм  абый гына  әйләнеп кайта  алды. Шулай  итеп,  Латыйп  бабайның  өч улы  туган  илебезнең  азатлыгы  өчен газиз башларын салдылар. Әтием  Зарифны  да  шул  озатудан  бүтән  күрә алмадым.  Атасыз,  ятим  бала  буларак,  “әти”  сүзен  авыз  тутырып  әйтергә  тилмереп  үстем һәм  яшәдем.  Гаилә башлыгы  булмагач,  әнием  Зөһрәгә  дә бик  авырга  туры килде. Кияргә  киеме,  ашарга  ризык  булмады. Сугышка  киткәнче  әти  лабогрейкада  эшләгән. Авыр һәм кирәкле  хезмәт өчен  дип,  аңа  көненә  бер кило  чамасы  икмәк  биреп баралар иде. Ярый әле,  әти хакын  көзгә  кадәр  дәвам иттеләр. Авыл баласы  болай да  эшкә  иртә тартыла. Сигез  яшьтә  үк әни  үзе белән  колхоз  басуына  чүп  утарга  алып  йөрде. Сугыш  башында  ук  тай  көтәргә алындым. Алар  утызлап  була иде. Вакытында  ашату-эчертү  төп  таләп  итеп куелды. Төнге  көтүгә  көндез  эшләгән атлар да  (ул  вакытларда  җир  шулар белән  эшкәртелә,  ашлык  кул белән  урыла  иде  бит)  кушыла.  Әрәм-шәрәм,  исраф  ителүгә  юл  куелмады,  сугыш чоры  законнары бик каты булды. Атларны  көтү  урынына алып  барганда,  ашлыкны  таптамасыннар  өчен, берсенең  койрыгына  икенчесен  бәйли  идек. Көндез  аларны  урман буенда  ашаттык,  төнгә  агачлар  эченә кертә  идек.

  Кыш  көне  дә ат  карарга  чакыралар  иде. Камыт  киертергә буй  җитмәгәч,  су  мичкәсе өстенә  басып  җигә  идек  бахбайларны.

(Язманың дәвамын “Саба таңнары” газетасыннан укый аласыз).

Тимербай Зарипов.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить